Юлдаш
+18 °С
Яңгыр
Новости
19 апрель 2018, 21:00

ФИНАЛДА ҖИҢҮ

Салават шәһәрендә 2001-2003 елгы яшүсмерләр арасында хоккей буенча Башкортстан Республикасы беренчелегенең финал уеннары булды.

Республикадан 8 команда җиңүче кубогын алырга тырышты. Көчергәнешле көрәштә Дүртөйле һәм Балтач районнарының берләшкән командасы 1 урын яулады. Якын киләчәктә безнең команда республикабыз данын Мияс шәһәрендә яклаячак. Ринат Низамов, Вадим Фәйрушин, Айрат Әхмәтшин иң яхшы уенчылар дип танылды. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең тренер-укытучысы Евгений Шаяхметов.

Бишбүләк районы командасы икенче призер булды, өченче урын Салават шәһәренең яшь спортчыларына бирелде.
Читайте нас