Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель 2018, 02:00

СЕЗОННЫ ТӘМАМЛАДЫЛАР

Иванай бакчасында укучыларның чаңгы туриз­мы буенча шәһәр ярышлары узды, анда шәһәр һәм авыл мәктәпләреннән 9 команда кат­нашты.

Яшь зурлыгы буенча командалар А һәм Б классларына бүленде. Ярыш йомгаклары буенча А классында Иванай авылы урта мәктәбе командасы беренче урын алды, икенче урын - икенче лицейда, өченче урынны Иске Яндыз урта мәктәбе белән беренче урта мәктәп бүлеште.

Б классында Иванай урта мәктәбе укучылары иң көчлеләре булды, икенче урын - икенче лицейның яшь спортчыла­рында, өченче урын - өченче гимназия командасында.

Җиңүчеләрне һәм призерларны ба­лалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең өстәмә белем бирү педагоглары М.Яхин, А.Яхина, Х.Шаһмәрдәнов, шулай ук Иске Яндыз урта мәктәбе укытучысы А.Нуртдинов һәм өченче гимназия укы­тучысы Р.Нәсибуллин әзерләде.


Читайте нас: