Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
9 апрель 2018, 02:00

ОСТАЛЫК АРТА БАРА

«Шотокан» яшүсмерләр клубын­да тәрбияләнүчеләрнең ачык ярышларда катнашуы уңышлы тәмамланды.

Уфада Сетокан көнчыгыш бергә-бер көрәш буенча ачык Көньяк Урал кубогы узды, ул Башкортстан Республикасыннан гына түгел, Пермь крае, Чиләбе һәм Оренбург өлкәләреннән спортчыларны җыйды. Тур­нир нәтиҗәләре буенча, Юрий Архиповта тәрбияләнүчеләр 21 югары дәрәҗәле, 14 көмеш һәм 10 бронза награда яулап, беренче команда урыны алды. «Алтын»ны команда копилкасына Вилдан Таммасов, Искәндәр Хәмәтҗанов, Арсен Гәрәев, Амиран Саидов, Бәкер Хәмәтдинов, Алмаз Мәнкиев, Денис Сәлимгәрәев, Камил Шәрипов, Илназ Гари­пов, Арсен Хәмәтҗанов, Рәмилә Хәлиуллина, Тимур Галләмов, Альберт Галимов, Варужан Торосян китерде. Клуб остазы Юрий Вла­ димирович көнчыгыш бергә-бер көрәшне үстерүгә зур өлеш керткән өчен Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

Безнең егетләребез һәм кызларыбыз барлык стильдәге карате буенча чемпи­онатта һәм республика беренчелегендә дә катнашты. Денис Сәлимгәрәев шәхси һәм команда кумитеда - җиңүче, шулай ук команда катасында икенче булды. Амиран Саидов - беренче һәм ике икенче урыннар өчен, Ислам Хәмидуллин беренче, икенче һәм өченче урыннар өчен өчәр медаль яулады. Евгения Тазеева - ике тапкыр беренче, Тимур Хәсәнов ике тапкыр икенче булды. Альберт Рахманов һәм Тимур Галләмовта беренче һәм икенче урыннар өчен икешәр медаль. Искәндәр Хәмәтҗанов - бер «алтын», Максим Кузнецов бер «бронза» яулады. Клуб тренеры Юрий Архиповның сыйфатлы хөкемдар эше Рәхмәт хаты белән билгеләнде.




Читайте нас: