Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
4 апрель 2018, 02:00

Кыскача гына, 03.04.2018

Район хакимияте башлыгы каршындагы Җәмәгать советы әгъзалары үзләренең соңгы утырышында үткән Русия Президентын сайлаулар йомгакларын тикшерде, җәмәгать күзәтүчеләренең яхшы һәм бердәм эшләвен билгеләде. Шулай ук җәйге һәм кышкы район спартакиадаларына әзерлек һәм аларны үткәрү буенча хакимият башлыгы карарына мониторинг ясалды. Совет әгъзалары спорт хәрәкәтенең күмәклеген күтәрү буенча тәкъдимнәр кертте.

Республика башкаласында башкорт фортепиано музыкасын башкаручыларның С.Хәмидуллина исемендәге X төбәк конкурсы булды, анда безнең музыка мәктәбе укучылары да катнашты. Уңышлы чыгыш ясаган өчен диплом белән — Тимур Галләмов (преп. З.Р.Шәйдуллина), катнашучы дипломы белән Гөлназ Нафикова (преп. А.Р.Шәрипова) бүләкләнде.

XIX Ломоносов укулары Русия фәнни-гамәли конференциясендә катнашкан Исмаел урта мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Азалия Мөнирова нәтиҗәле тикшерещ эше өчен III дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Фәнни җитәкчесе — башкорт теле һәм әдәбияты укытучысы Гүзәлия Закирова.

Читайте нас: