Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
2 апрель 2018, 02:00

ТӨПКЕЛДӘН ЧЫККАН ТАЛАНТЛАР

Исмаел сәнгать мәктәбендә тәрбияләнүчеләрнең иҗади бәйгеләрдә катнашуы чираттагы җиңүләр белән тәмамланды.

Ярославль шәһәрендә балалар сәнгать иҗатының «Могҗизаларның могҗизасы» ачык фестиваль-бәйгесендә Алина Насыйрова «Техника катлаулыгы өчен» номинациясендә диплом белән бүләкләнде. Шулай ук Инсаф Сәрвәров, Юлиана Байгузина, Алсу Гыйба- дуллина, Надежда Синицына дипломантлар булды (укытучы - Гөлназ Сафина).

Стәрлетамак шәһәрендә узган халык риваятьләре, эпослары, мифлары һәм ле­гендалары мотивлары буенча «Башкорт- стан халыкларының канатлы легендалары» республика балалар рәсем сәнгате ачык конкурс-күргәзмәсендә балаларның эшләре югары бәһаланды. Вилена Мәхмүтова һәм Алинда Закирова III дәрәҗә лауреатлар бул­ды, Карина Малагинаның эше дәртләндерү дипломы белән билгеләнде (укытучы - Сания Мөнирова). Эльвира Камалиева конкурсның

дәрәҗә лауреаты һәм шулай ук дәртләндерү дипломына ия булды, Виктория Тарасова

дәрәҗә лауреаты (укытучы - Гөлназ Сафина).

Мәскәү шәһәрендә III Бөтенрусия «Ел фа­сыллары» иллюстрация конкурсында Милана Адыева лауреат булды, Инсаф Сәрвәровның эше - II дәрәҗә диплом, Виталина Понькинаның эше диплом белән бәяләнде (укытучы - Гөлназ Сафина)
Читайте нас: