Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
31 октябрь 2017, 02:00

Кыскача гына янылыклар.

Икенче лицей базасында мәктәп директорларының укыту эше буенча урынбасарлары катнашлыгында «Сәләтле балалар белән эшләцнең заманча, формалары » темасына район семинары узды, анда тәҗрибәле укытучылар цз тәҗрибәсе һәм осталыгы белән уртаклашты.

Уфада Мәҗит Гафури исемендәге Башкорт академия драма театрының кече залында якташыбыз, Русиянең атказанган артисты, Башкортстан һәм Татарстанның халык артисты Илсөяр Газетдинованың тормышы һәм иҗаты турында «Агыйдел кызы» китап-альбомының исем туе цтте. Кичәдә республиканың кцренекле мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, актрисаның як­ташлары, шулай ук Башдрамтеатр сәхнәсенең әйдәцче осталары катнашты.

Балалар-цсмерләр спорт мәктәбендә шәһәр һәм авыл мәктәпләре укучылары арасында өстәл теннисы буенча Республика көненә багышланган турнир бул­ды. Үз яшь зурлыгы төркемнәрендә Арсен Шәрипов, Айгөл Шафикова, (башкорт гимназиясе), Илназ Хөрмәтуллин (өченче гимназия), Эльмира Фатыйхова (5 нче мәктәп) - тренер-укытучы - Айгөл Хәсәнова. Шулай укКамилГаләветдинов, Ильяс Галиев (Иванай мәктәбе) - Гцзәл Шәеховада тәрбияләнцчеләр һәм Карина Филаткима, Мария Тимохина, (Әңгәсәк) җиңцчеләр булды.

Алкоголь продукциясе сатып алырга мөмкин булган 230 интернет-кибет Башкортстан. Республикасы прокуратурасы органнары дәгъвалары буенча ябылды. Бу гамәл контрафакт спиртлы продукция сату ихтималына чик кую өчен эшләнде.


Читайте нас: