Юлдаш
-4 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
23 октябрь 2017, 02:00

Дисконт БЕЛӘН.

Безнең гәзит редакциясе ок­тябрь саннарының берсендә профсоюз дисконт картала­ры турында сөйләргә вәгъдә иткән иде.

Шушы уңайдан, бүген без район хакимиятенең мәгълүмат-аналитика эшләре буенча сектор мөдире Фәйрүзә Шәйхетдинованың гәзит уку­чыларга җентекле мәгълүмат җиткерүен үтендек.

- Республикада “Профсоюз дисконт картасы” программасы гамәлгә ашырыла. Анда профсоюзларның бөтен әгъзалары да катнаша ала, искәрмәләр юк.

Программада, үзләре реализацияләгән продукциягә һәм күрсәтелгән хезмәтләргә 20 процентка кадәр ташламалар бирүче 200 дән артык оешма-партнер исәпләнә. Бу көнкүреш, медицина, сәүдә, гомуми туклану учреждениеләре, автомобиль хезмәтләре. Дисконт картасы буенча шулай ук страховка оешмаларында, туристик агентлыкларда, аптека челтәрләрендә, дәвалау-савыктыру комплексларында, шифаханәләрдә ташла­малар алырга мөмкин.

Профсоюз дисконт карталары булган кешеләр банкларга мөрәҗәгать итә ала: анда аларга торак шартларын яхшырту максатында кредитлар һәм вкладлар, яңа автомобиль сатып алу яки акчаларны депо- зитсчеттасаклаубуенчальготалыставкалар тәкъдим ителәчәк.

Шулай ук ташламалы бәяләр белән курортларда ял итәргә яки республи­кадагы дәвалау учреждениеләрендә сәламәтлекне ныгытырга мөмкин. Проф­союз әгъзаларына Русия, Якын һәм Ерак чит илләрнең шифаханәләрен үз эченә алган “Профкурорт” юлламаларына 20 процент ташлама бирелә.

Әлеге карта республиканың партнер оешмаларның филиалы һәм вәкиллеге булган бөтен территориясендә гамәлдә.

Башка шәһәргә командировкага яки ял итәргә юлланганда, кунакханәдә яшәүгә ташламалардан файдаланырга, такси чакы­рырга, кибеттә әйбер сатып алырга, кафеда төшке аш ашарга һ.б. мөмкин.

Дисконт картасы буенча ташламалар тәкъдим итүче оешмаларның исемлеге буенчатөгәл
мәгълүматны Башкортстан Ре­спубликасы Профсоюзлар Федерациясенең www.fprb.ru рәсми сайтында “Программа “Профсоюзнаядисконтная карта” бүлегендә табарга була.

Дисконт карталарын профкомнарда яки профсоюзларның
республика оешмала­рында алырга мөмкин.
Читайте нас: