Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2017, 02:00

ИҢ ТӨЗЕКЛӘРЕ.

Районның иң төзек торак пунктына бәйгегә йомгак ясалды.

Районның иң төзек торак пунктына бәйгегә йомгак ясалды. Монда урамнарның, бина фасадларының, коймаларның, капкаларның санитар торышы; урамнарны яшелләндерү, урамнарның, шулай ук торак пунктның исемнәре, йортларның номерлары язылган аншлаглар булу, урамнарны яктырту торышы; су алу колонкалары, коелар, чишмәләр, сулыклар, урам юлларының, индивидуаль торак төзелеше өчен билгеләнгән микрорайоннарның,урамнарның, биналар һәм социаль-көнкүреш объектларының торышы, каты көнкүреш калдыкларын чыгаруга махсуслашкан оешмалар белән килешү булу; биналарның һәм производство объектларының санитар торышы, һәйкәлләр һәм зиратларның торышы исәпкә алынды.

Нәтиҗәдә, Иске Баеш авылы җиңүче дип табылды. Икенче урында - Ивач һәм Өчбүлә авыллары.Өченче урында Бәйгелде авылы.Авыл биләмәләре хакимиятләре акчалата премияләр белән бүләкләнде. Акча гомуми файдаланышта­гы урыннарны төзекләндерү һәм ремонтлауны, шулай укторакпунктларны яктыртуны финанс­лауга юнәлтеләчәк.

Бәйгедә актив катнашкан өчен Мәскәү һәм Суккул авыл Советлары дипломнар белән билгеләнде.



Читайте нас: