Юлдаш
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
17 октябрь 2017, 02:00

БҮЛӘКЛӘР БЕЛӘН!

Күпьеллык намуслы хезмәте һәм җирле үзидарәне үстерүгә зур өлеш керткән өчен Күккуян авыл Советы авыл биләмәсе хакимиятенең эшләр белән идарә итүчесе Гыйләҗева Гөлфирә Әфгаль кызы Башкортстан Республикасы Башлыгы Р.З.Хәмитов Указы белән Башкортстан Республикасының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

* * *

БР Саулык саклау системасында күпьеллык намуслы хезмәте өчен һәм Республика көне уңаеннан район үзәк дәваханәсе поликлиникасыныңучастоктабиб психиатр-наркологы Матякупова Илсөяр Атамурат кызы һәм II хирургия бүлегенең өлкән шәфкать туташы Ямилова Лариса Владимировна «Башкортстан Республикасы Саулык саклау отличнигы» билгесе белән; стоматология поликлиникасының баш шәфкать туташы Нәсибуллина Альмира Фәрит кызы БР Саулык саклау министрлыгының Почет грамотасы белән бүләкләнде.

* * *

Башкарма власть органнарында күп еллар намуслы эшләгән өчен район хакимияте башлыгы урынбасары - авыл хуҗалыгы идарәсе начальнигы Зиннәтуллин Илгиз Мәгалимулы муниципаль район хакимиятенең Почет грамотасы белән бүләкләнде.


Читайте нас: