Илдар Сафуан улы, малларның шушы авыруы турында сөйләгез өле, ул ничек йога, көше өчен нинди куркыныч тудыра...
- Ящур - партояклыхайваннарның кискен уза һәм тиз тарала торган югары кантагиоз авыруы. Йорт һәм кыргый пар тояклы хайваннар, аеручамөгезле эре һәм вактерлек, дуңгызлар, сарыклар, кәҗәләр ящурга тиз бирешүчән. Ящур вирусын селәгәй, сөт, тизәк, сидек белән бүлеп чыгаручы һәм аларның азыгын, суын һәм әйләнә-тирәдәге предметларны пычратучы авыру яисә чирне үткәргән хайваннар (вирус йөртү 400 көннән дә күбрәк саклана) инфекция чыганагы булып тора.
Шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәмәгәндә ящур белән кешеләр дә авырырга мөмкин. Кешедә тән температурасының 40 градуска кадәр күтәрелүе, баш авырту, аппетитның кимүе, мускуллар авырту, аеручабилтирәсендә көчле авырту, эсселәү тойгысы һәм авыз эче кибү, күпләп селәгәй бүленү, шул вакыттаселәгәйнеңагып чыгуы да күзәтелә. Сөйләшкәндә һәм ризык чәйнәгәндә авырту сизелә. Биттә, беләкләрдә, кулларда, табаннарда бигрәк тә бармак араларындагы тиреләрдә тимгелләр була. Кече яшьтәге балаларда ящур бик авыр үтә. Авыруның кайбер очраклары үлем белән тәмамлана. Кешеавырухайваннарныңзарар- сызландырылмаган сөтен кулланганда чир йоктыра.
Ящурны барлыкка китерүче - югары температураларга чыдам булмаган вирус. Вирус саклану өчен тыштагы түбән температура, югары дымлылык һәм объектларның нейтраль мохите аеруча уңайлы шартлар булып тора. Бер типтагы вирус белән авыру үткәргән хайваннар икенче типтагы вирус йоктырган очракта чирләргә мөмкин.
Чирле, шул исәптән авыруның инкубацион (яшерен) чорындагы хайваннар авыру чыганагы булып тора, ул гадәттә 1 -7 көн, ә кайва- кыт21 көнгә кадәр сузыла. Мондый маллар вирусны тышкы мохиткә афт стеналары, сөт, селәгәй, сидек, фекаль калдыклар, шулай ук сулаган һава белән чыгара.
Сәламәт хайваннарга авыру ящур белән чирләгән маллардан алынган, зарарсызландырылмаган продуктлар һәм чимал аша, шулай ук авыру хайваннар бүлеп чыгарган матдәләрнең азыкны, суны, аслыкларын, аларны тәрбияләү предметларын, кешеләрнеңөсһәм аяккиемнәрен, транспортчарала- рын пычратуы аркасында йогарга мөмкин, аларда ящур вирусы озак вакыт саклана ала. Ящур вирусы эләккән мал азыгының, туфракның, аслыкның вак кына кисәкләре һ.б. җил белән берничә чакрым ераклыкка күчәргә мөмкин.
- Чирнең симптомнары нинди?
- Мөгезле эре терлектә - аппетит кимү, күшәүнең акрынаюы, селәгәй бүленеп чыгуның артуы, тән температурасының 41 градуска кадәр һәм аннан да югарырак күтәрелүе, ары таба савымның кимүе, азыктан баш тарту; бизгәк башланганнан соң 2 - 3 нче тәүлеккә авызның лайлалы тышчасында, иреннәрдә, аскы казналыкның тешсез читендә, телдә, танау элпәләрендә - үтә күренмәле, аннары болганчыксыекча белән афт- лар, процесс генеральләшкәндә
- җилен имчәкләрендә, койрык тиресендә, тояк арасында афтоз җәрәхәтләр, аксау; авыру 8-10 тәүлек, өзлегүләрдә 25 тәүлеккә кадәр дәвам итә; сарыкларда - аяклар, сирәгрәк авыз куышлыгы һәм җилен зарарлана, бәрәннәр гастроэнтериткүренеше белән үлә; дуңгызларда сүлпәнлек, аппетит югалуы, тоякаралары, койрыкһәм кимекләр тирәсендә - кызгылт төстәге авырта торган шешекләр, аннары афтлар барлыкка килә; еш кына афтлар борын очында һәм җилендә. Кәҗәләр дә шулай ук зарарлана.
- Авыруларны булдырмас өчөн нинди профилактик чаралар кулланырга кирәк?
- Аеручахәвефле чирләр белән көрәш буенчаветеринария-санита- рия кагыйдәләрен үтәүөчен, авыл хуҗалыгы малларының ящур белән чирләвен кисәтү максатында терлек хуҗаларына түбәндәгеләрне үтәү зарур:
1. Район дәүләт ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка малларны алып кайту (чыгару), күчереп йөртү, сатып алу, сату, көтүлеккә чыгару, көтү һәм терлекләр өчен көтүлеккә урнаштыру, район дәүләт ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка торак пунктларда һәм хуҗалык эчендә мал-туарны күчереп йөртү, район дәүләт ветеринария хезмәте рөхсәтеннән башка малларны сую һәм итен, итпродуктларын куллану, район дәүләтветеринария хезмәте рөхсәтеннән башкаторакпунктлар территориясенә мал азыгы кертү (чыгару), берничә төрле терлекне һәм кошларны бергә тоту тыела.
2. Малларны, аларның гомуми торышына, авыруныңаерым симптомнары барлыкка килүгә игътибар юнәлтеп, көн саен карарга.
3. Алар белән эш иткәндә махсус кием кулланырга һәм чисталыкта тотарга.
4 . Терлекләр белән эшләгән вакытта тәмәке тартмаска һәм ашамаска.
5. Сөтне кайнатырга, малтуарның итен яхшы итеп кыздырыргаһәм пешерергә, түшкәләрне эшкәрткән вакытта аерым саклану чараларыннан (халат, перчаткалар) файдаланырга.
6. Берәрсендәящурсимптомна- ры пәйда булса, кичекмәстән медицина ярдәме сорап мөрәҗәгать итәргә.
7. Ветеринария белгечләре тәүге тапкыр таләп иткәндә үк терлекләрне профилактик тикшерүгә һәм иммунизациягә алып барырга.
8. Ветеринар белгечләрнеңавыл хуҗалыгы малларының инфекцион чирләре белән көрәш һәм профилактика буенча ветеринар-са- нитар кагыйдәләрне үтәү буенча таләпләрен үтәргә.
Маллар авыруның, терлекләр үлүнең һәр очрагында Дүртөйлө район һәм шәһәр ветеринария станциясенә (тел.: 3-65-93) һәм урындагы ветеринария белгечләренә хәбәр итәргә кирәк.