Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2017, 17:18

КҮҢЕЛ АЧУ, ҖЫР-БИЮЛӘР АГУГА КАРШЫ ЧАРА БУЛДЫ

— Мин «Ну, погоди!» мультфильмыннан соры бүре. Тик менә якында куян гына юк, – дип, Иске Баеш инвалидлар һәм картлар өчен йорт-интернатында тәрбияләнүчеләрнең берсе алдагы бәйрәмгә куанып, үз коляскасында елмаеп утыра. Аларны, төрле карнавал киемнәренә киенгән балаларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәменә алып килгәннәр. Чарада катнашучылар арасында куян да табылды һәм хәтта берәү генә дә түгел.

— Мин «Ну, погоди!» мультфильмыннан соры бүре. Тик менә якында куян гына юк, – дип, Иске Баеш инвалидлар һәм картлар өчен йорт-интернатында тәрбияләнүчеләрнең берсе алдагы бәйрәмгә куанып, үз коляскасында елмаеп утыра. Аларны, төрле карнавал киемнәренә киенгән балаларны, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен чыршы бәйрәменә алып килгәннәр. Чарада катнашучылар арасында куян да табылды һәм хәтта берәү генә дә түгел.

Яңа ел иртәсен балаларга изге теләкләр юллап район хакимияте башлыгы урынбасары Рамил Хәсәнов ачты, атап әйткәндә, ул: «Сезнең янда һәрвакыт мәрхәмәтле кешеләр генә булсын, киләчәктә шатлык-куанычлары- гыз һәм күңелле хәл-вакыйгаларыгыз күбрәк булсын», – диде.

Мәдәният идарәсе хезмәткәрләре үзенчәлекле балалар өчен гаҗәеп матур декорацияләр белән әкияти яңа ел тарихы әзерләгән. Яңа ел алдыннан хәтта фонарь да җанланды һәм сабыйларга соклангыч вакыйга сөйләде. Яңа ел төнендә Кар Королевасы урмандагы җәнлекләргә җыр-биюле күңел ачу тантанасын оештырырга комачауларга карар иткән, аны бал турында белгән шайтаннар котырткан. Гүзәл, әмма салкын йөрәкле бу ханым урмандагы тереклек ияләрен туңдырырга уйлаган, хәтта мәрхәмәтле Кар бабайны да шулкадәр сихерләгән ки, ул да, Кар Королевасы белән тылсымлы көзге аша элемтәгә чыгып, явызлык кыла башлаган. Сәхнәдә барган күренешләр залда утырган балаларны шундый мавыктырды – алар Буратино, Мальвина һәм җәнлекләргә «йөрәкләре бозга әйләнү» диагнозы куйган доктор Айболитка төлкеләрне һәм куяннарны ничек терелтергә кирәклеген әйтергә тырышты. Күңел ачу, шатлану һәм көлү антидот булды. Ул исә иң авыру балаларга да яхшы дәва. Шулай итеп, күмәк тырышлык белән җәнлекләрне аңына китерделәр һәм барысы бергә урман сылуы - яшел чыршы тирәли әйлән-бәйлән уйнарга тотынды.Балаларны Кыш Бабай, Карсылу һәм киләсе ел символы Әтәч тәбрикләде. Кыш Бабайны үз таланты белән сөендергән – шигырьләр сөйләгән, җырлар җырлаган һәркем аңардан тәмле бүләкләр алды. Әйткәндәй, районда яшәүче барлык 320 үзенчәлекле бала, чыршы бәйрәмендә булу-булмавына карамастан, инвалидлар җәмгыятеннән яңа ел бүләкләре алды.

Ә сәламәтлек торышы буенча Мәдәният сараена Яңа ел иртәсенә килә алмаган балаларны Кыш Бабай белән Карсылу өйләренә барып котлады. Бөтенрусия инвалидлар җәмгыяте активистлары һәм үзенчәлекле балаларның Лена Хәмидуллина җитәкчелегендәге әти- әниләре быел тәүге тапкыр авыру балаларга шундый күңелле сюрприз әзерләргә карар иткән. Иганәчеләр ярдәме белән Кыш Бабай һәм Карсылу киемнәре юнәтеп һәм машинага утырып (шулай ук мәрхәмәтле кешеләр ярдәм иткән) адреслар буйлап киткәннәр. Ике көн эчендә район үзәгендәге һәм Балтач авылындагы унике бала янында булганнар. Икенче көнне сәфәр өчен автомашинаны Гаиләләргә һәм балаларга районара социаль ярдәм күрсәтү үзәге тәкъдим иткән. Оештыручылар теге яки бу баланың Яңа елга нинди бүләк алырга теләвен алдан белгән һәм балаларның теләкләрен үтәргә тырышкан. Ә аларның кечкенә малайларга һәм кызларга бүләк иткән уңай эмоцияләр турында әйтеп торуның кирәге дә юктыр, мөгаен.
Читайте нас: