Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Новости
13 март 2017, 17:52

БУ – ҮЛЕМ ФОРМУЛАСЫ: АНЫҢ БЕЗДӘ БУЛУ ИХТИМАЛЫ БАРМЫ?

Кемдер сорауның куелышын ук урынсыз дип исәпләргә мөмкин. Әмма кешеләрнең, дихлофостан үлгән чебеннәр кебек, дистәләп кырылуы урынлымы? Тик бу бездә түгел ич! Ә кайдадыр, еракта!

Кемдер сорауның куелышын ук урынсыз дип исәпләргә мөмкин. Әмма кешеләрнең, дихлофостан үлгән чебеннәр кебек, дистәләп кырылуы урынлымы? Тик бу бездә түгел ич! Ә кайдадыр, еракта!

Һич тә алай түгел. “Яшел елан” яратучыларның шул ук дихлофосны да, БФ җилемен дә кулланулары (тиешле эшкәртүдән соң, әлбәттә) халык хәтерендә саклана әле. Ә алар безнең танышлар, күршеләр, ихтимал, хәтта туганнар да. Кайсыдыр бер вакытта дихлофостан ясалган сыекча дүртөйлеләр өчен шотландиялеләрнең вискиена тиң иде.

Ә бит ялган аракыны бездәге бер эшкуар алып кайткан. 1700 литр. Азмы бу, әллә күпме? Гади арифметикага күз салыйк. Үткән елның 9 аенда районда кулланылган аракы җан башына 5,1 литр туры килә. Күкрәк балаларын, картларны һәм беркайчан да аракы эчмәгән кешеләрне кертеп (андыйлар шартлыча яртысы). Димәк, литрларны икеләтә арттырабыз. Чынлап эчүче гөнаһлыларга 10,2 литр туры килә. Тик монда чиктән тыш булдыклы эшкуарның киштәләргә куярга маташкан 1700 литры кермәгән әле. Димәк, граммнар өстәлә. Күпме? Сорауга бер генә Евклид та җавап бирмәячәк. Ни өчен? Чөнки без белмибез: әлеге эшкуар ничә тапкыр һәм ничәшәр литр ялган аракыны якташларына сатарга өлгергәндер. Кырын гамәле өчен аны ни өчен фашламаганнардыр? Әйткәндәй, рөхсәт ителмәгән шундый кәсеп белән ничәмә кеше шөгыльләнүен дә белмибез. Бик күп билгесезләре булган арифметик мәсьәлә килеп чыга. Һәм аны чишү әлегә безнең кулдан килми: математик формула юк. Ә ни өчен юк? Бар! Бу - үлем формуласы!

Узган елда (биредә һәм ары таба 11 айдагы саннар китерелә) алкогольнең агулы тәэсире белән 296 очрак теркәлгән. Янә чагыштырыйк: аннан элеккеге елның шул ук чорында бу күрсәткеч 55 очракка күбрәк! Былтыр алкогольле һәм составында спирт булган эчемлекләр белән агуланудан дүрт кеше якты дөнья белән хушлашкан, бу алдагы елдагыдан ике тапкырга артыграк. Ел саен исерек хәлдәге дистәдән артык кеше үз-үзенә кул сала.

Район үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре шуны билгели: районда спиртлы эчемлекләрне чиктән тыш күп куллану дәрәҗәсе катлаулы һәм киеренке кала. Бүгенге көнгә 132 кеше хроник алкоголизм диагнозы белән диспансер исәптә тора (аларның алтысы бала тудыру яшендәге хатын-кызлар). Бу аннан элеккеге елга караганда иллегә кимрәк. Ура, “хрониклар” бетә, дип чаң сугарга мөмкин кебек! Айныйбыз! Тик шатланырлык нәрсә юк. “Эшнең аешына төшен”, - дигән Козьма Прутков. Киңәшне тотабыз. Ни өчен эчүчеләр арта, ә диспансер исәптә торучылар саны кими? Бу да кызыклы математика булып тоела. Ә инде исәпкә басу өчен... гражданинның үзенең язма ризалыгы кирәк!?

Гади генә әйткәндә, алкоголик гариза язарга тиеш: мин шундый-шундый алкоголик, мине исәпкә куюыгызны сорыйм һ.б. Башкача мөмкин түгел. Бу - шәхеснең хокукларын бозу була икән, беләсегез килсә. Үзен юләр дигән юләрне, карак дигән каракны күргәнегез бармы? Ә алкоголикны?.. Эш менә шунда шул.

Алкоголизм белән хроник авыручылар исемлеге азаюга янә бер сәбәп: андый кешеләрнең күбесе теге дөньяга китә.

Тик, барыннан да бигрәк, шунысы аяныч: исәптә

берничә үсмер дә тора. Медиклар чаң кага: эчкечелек яшәрә! Аларны кем ишетер?

Район үзәк дәваханәсендә безгә әйтүләренчә, агуланулар ешрак “Беленькая”, “Белебеевская”, “Лесная красавица” дигән сәүдә маркалы аракылардан була.

Кешеләрнең фанфуриклардан күпләп үлүләрен матбугатта “дүләнә” сугышы (“боярышниковая” война) дип атадылар. Шушы кечкенә шешәләр белән сәүдә итүгә бер яки ике генә ел түгел. “Фанфуриклар” инде дистә еллар эшли, бәлки күбрәктер дә. Аларны үзебезнең эшкуарлар алып кайтты. Сәүдә челтәрләре һәм, аеруча аянычлысы, аптекалар аша саттылар. Үлем формуласын киң күләмдә җитештерүне җитди генә иптәшләр оештырды. Владимир Брынцалов үзе генә дә ни тора. Хәтерлисезме аны? Ике тапкыр үзен Русия Президентлыгына тавышка куйган иде?

Шулай итеп, әлеге эпидемиянең Дүртөйледә булу ихтималы бармы? Ул бара бит!
Читайте нас: