Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
5 февраль 2021, 18:40

«Гаилә ял көне» балаларны һәм зурларны берләштерде

Дүртөйле районы гаилә хезмәте «Старт­ка, игътибар, спорт» ярышлары үткәрде. Чараның тематикасы балалар, үсмер­ләр һәм гаиләләр арасында спортны, актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Дүртөйле районы гаилә хезмәте «Старт­ка, игътибар, спорт» ярышлары үткәрде. Чараның тематикасы балалар, үсмер­ләр һәм гаиләләр арасында спортны, актив яшәү рәвешен популярлаштыруга юнәлтелгән.

Үткән шимбәдә Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионында кеше аеруча күп булды - берьюлы ике чара үтте. Боз өстендә район хакимияте башлыгы кубогына командалар ара­сында хоккей буенча ярымфиналда киеренке уеннар барганда, стадионның икенче ягында дүртөйлеләр шулай ук мавыктыргыч спорт ярышларында үз көчләрен сынады. Чараны оештыручылар бай программа әзерләгән. Хәтта бәйрәмгә аерым активлык күрсәтү мак­саты белән килмәгәннәр дә тәүге минутлардан ук ярышларга кушылды. Көн да матур торды, балалар рәхәтләнеп күңел ачты һәм туйганчы йөгерде.

Традиция буенча, бәйрәм кысаларында «Гаилә» хезмәте белгечләре хәрәкәтле спорт уеннары, эстафеталар үткәрде, чарага балалар да, аларның әти-әниләре дә җәлеп ителде. Күңел ачу биюле флешмоб белән дәвам итте. Нәтиҗәдә, гаилә бәйрәмендә катнашучылар өйләренә күтәренке кәеф, призлар һәм төрле бүләкләр белән кайтып китте.

Читайте нас: