Юлдаш
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
3 февраль 2021, 17:45

Бәйрәм дә, гимнастика да...

«Без - шахмат сөючеләр өчен бу зур бәйрәм. Мин әлеге турнирда инде сигезенче тапкыр ярышам», - диде сөенечен һәм горурлы­гын яшермичә, Римма Асылбаева истәлегенә багышланган традици­он ачык турнирда катнашучыларның берсе - инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Нурхәниф Нургалиев.

«Без - шахмат сөючеләр өчен бу зур бәйрәм. Мин әлеге турнирда инде сигезенче тапкыр ярышам», - диде сөенечен һәм горурлы­гын яшермичә, Римма Асылбаева истәлегенә багышланган традици­он ачык турнирда катнашучыларның берсе - инвалидлар җәмгыяте әгъзасы Нурхәниф Нургалиев.

Хәтергә төшерәбез, бу ярышлар сәла­мәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кеше­ләр җәмәгать оешмасының урындагы бүлеге инициативасы белән һәм район хакимияте ярдәмендә ел саен оештыры­ла. Турнир ачык, ягъни анда теләге булган һәркем, яшь зурлыгына һәм сәламәтлек торышына карамастан катнаша ала, шулай ук безнең районда яшәүчеләр генә дә түгел. Быел ул 14 нче тапкыр узды. Римма Асылбаева - коляскадагы инвалид, заманында танылган шахматчы иде, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр арасында биш тапкыр республи­ка чемпионы булган.

Бәйрәмгә килгәндә, нигездә барысы да моны тоя кебек, чөнки офлайн форматтагы (ягъни виртуаль түгел, ә реаль тормыш­та) мондый чараларны һәркем сагынып өлгерде инде. Биредә җылы аралашу, үз фикереңне әйтү мөмкин. Өстәвенә. бу турнирда гадәттә җитди хисләр кичерәсең, бу сиңа смайликлар җибәрү генә түгел. Игътибарны шуңа да җәлеп итик: чара антиковид режимы таләпләрен үтәп оештырылды. Катнашучылар мас­каларда иде, оештыручылар, кемдәдер булмау яисә оныту очрагына, мәҗбүри саклану чараларын җитәрлек итеп туп­лап куйган.

Шахмат такталары артында «көрәшер­гә» теләүчеләр байтак булды, гәрчә, ярыш­ларда даими катнашучылар арасында бу юлы, әйткәндәй, «бәладән башаяк», дип килми калучылар булса да. Кат­ нашучылар саны алтмыштан да артып китте. Шунысы куанычлы, яшьләр арасында әлеге интеллектуаль уен белән мавыгучылар күп булып чыктыалар биш дистәгә якын җыелды. Иң өлкән яшьтәге катнашучы, үткән елдагы кебек, Георгий Семенович Зюзюкин булды, аңа 84 нче яшь. Хәзерге шартларда да ул бирегә килми кала алмаган. Ә иң яшь уенчылар - беренче сыйныф укучылары.

Җыелучыларга тәбрикләү сүзләре белән район хакимиятенең яшьләр, физик культура, спорт һәм туризмны үстерү эшләре бүлегенең баш белгече Лилия Галәветдинова, ветераннар советы рәисе Рамил Ваһапов, инвалидлар җәмгыяте рәисе Зәйтүнә Гатауллина чыгыш ясады һәм шахмат алышларында уңышлар теләде.

«Түгәрәк системасы буенча, әгәр сеанс озакка сузылса, 10 минутлык вакыт контроле белән уйнаячакбыз», - дип аңлатма бирде турнирның баш судьясы Рамил Зарипов.

Шуны да әйтик, кече яшьтәге мәктәп балалары өчен, уен нәтиҗәләре­нә карамастан, зур булмаган дәртләндерү призлары һәм җиңелү «ачысын җиңеләй­тү өчен» кәнфитләр әзерләнгән иде.

Шахмат такталары артында кичкә кадәр сузылган күпсәгатьле ярышларның нәтиҗәләре түбәндәгечә: өлкән хатын-кызлар арасында, үткән елдагы кебек үк, Гүзәл Хәмзина җиңүче булды; икенче урынны 1,5 очко белән Фәридә Ганиева һәм Руфина Камалова бүлеште; өченче урында Зөлфия Шкуренко. «Өлкән ир-егетләр» категориясендә җиңүче дә үт­кән елгы - Әскар Шәйдуллин, икенче нәтиҗә Мәҗит Муллахановта, өченче урында Нурхәниф Нургалиев.

Мәктәп укучылары арасында төрле төркемнәрдә: 1 сыйныфта укыган малай­лар арасында беренче өчлектә Айгиз Җиһаншин, Булат Аллаяров, Азим Хасбуранов; 2 сыйныфлардан - Самир Хәйруллин, Таһир Миргазетдинов, Ар­тем Мохтаров; 3 сыйныфлардан - Артем Әхмәтгарипов, Алмаз Заһидуллин, Данияр Миңдәүләтов; 4 сынйыфлардан - Денис Гыймалтдинов, Рөстәм Сабиров, Аслан Даниев; 5-8 сыйныфлардан - Эрнест Әхмәров, Рамир Латыйпов, Иван Шамин. 9-11 сыйныфта укыган егетләрдән ме­дальләр һәм грамоталарны Никита Гата­уллин, Радмир Сәрваров, Денис Баембәтов алды.

Ә болары кызлар арасында җиңүче­ләрнең исемнәре: 2 сыйныфлар - Софья Алмазова, Нурия Мөхәммәтдинова, Аме­лия Шәмсетдинова; 3-4 сыйныфлардан - Камилла Рәхмәтуллина, Анастасия Шамина, Амира Миңнеәхмәтова, 5-9 сыйныф­лардан - Разалия Нигъмәтуллина, Диана Шәрипова, Алина Гыйльфанова.

Фотода: Турнирда җинүчесе Гүзәл Хәмзина.

Читайте нас: