Юлдаш
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
27 гыйнвар 2021, 18:05

«Шайба! Шайба!» - турнирның тәүге уеннары киеренке һәм мавыктыргыч булды

Үткән җомгада шайбалы хоккей буенча хакимият башлыгы кубогына турнирга старт бирелде. Тәүгеләрдән булып бозда «Ветераннар» һәм «М-Gas» командалары очрашты.

Үткән җомгада шайбалы хоккей буенча хакимият башлыгы кубогына турнирга старт бирелде. Тәүгеләрдән булып бозда «Ветераннар» һәм «М-Gas» командалары очрашты.

Дүрт еллык тәнәфескә карамастан, Эдуард Фәсхетдинов яхшы формада. Чөнки ул 40 елдан да күбрәк хоккейда. Бу көнне ул үзенең ветераннар командасы өчен уйнавына бик шат иде. Беренче уен турнирның калган өлешенә этәргеч бирә. Көндәшләрнең капкачысы Эдуард Мөхәмитов та моның белән килешә. «Бүген үзебезне ничек күрсәтсәк, турнирның нәтиҗәсе шуңа бәйле булачак», - дип исәпли ул. Әйткәндәй, «M-Gas» чыннан да үзен күрсәтә алды - алар ярышташларын 7:2 исәбе белән җиңүгә иреште.

Хоккей клубларының очрашуы ял көннәрендә дәвамитте. «Семилетка» командасы «Ветераннар»ны 4:1 исәбе белән җиңде. «Молодежка» сакчы­лары үз капкасына «M-Gas» ның бер шайбасын да үткәрмәде, шул ук вакытта үзе көндәшләр капкасына ике шайба кертте. «Семилетка» һәм «Молодежка» командалары арасында да кие­ренке уен барды, монда исә семилеткалылар 8:6 исәбе белән өстенлек алды. Ары таба алар «M-Gas» ны җиңүгә иреште. «Молодежка» хоккей­чылары «Ветераннар»га 6 шайба кертә алды, үз капкаларына 4 шайба үтте.

Финал уеннары киләсе ял көннәрендә шул ук Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадио­нында 11 сәгатьтә үтәчәк.

Читайте нас: