Юлдаш
+26 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 ноябрь 2020, 17:55

Спорт хроникасы, 06.11.2020 г.

Уфа шәһәренең «Динамо» спорт клубында «Республика көрәш сәнгате форумы» узды; Ырынбур шәһәрендә спортның Көч төрләре буенча Евразия чемпионаты узды; Агыйдел шәһәрендә билбау көрәше буенча Русия беренчелегендә катнашу өчен Башкортстан Республикасы җыелма командасын сайлап алу һәм ачыклау максатыннан контроль ярышлар узды; башкалада грэпплинг спорт көрәше буенча Мәскәү Кубогы узды; Казан шәһәрендә «III Бөтенрусия көрәш сәнгате студентлары уеннары» һәм «I хәрби сәнгать студентлар фестивале» үтте.

Уфа шәһәренең «Динамо» спорт клубында «Республика көрәш сәнгате форумы» узды. Форум кысаларында төрлестильле каратэ, «Комбат» хәрби көрәшләре, Бразилия джиу-джитсы буенча берничә контроль өйрәнүләр узды. Чара заманча чынбарлык форматында - та­машачыларсыз һәм Роспотребнадзор таләпләрен үтәп узды. Безнең шәһәр исеменнән «АРЫСЛАН» яшүсмерләр клубы тәрбияләнүчеләре чыгыш ясады. Көрәш сәнгате Форумы нәтиҗәләре буенча Элина Бурумбаева - ике беренче, Энҗе Хәсәнбәкова - ике беренче, Денис Гыймалетдинов - өченче, Денис Сарваров-ике икенче, Ләйсән Сәрвәрова - ике беренче, Илһам Дәүләтов -икенче, Илнар Маматов - ике өченче, Адель Ардеев-беренче һәм икенче урыннарны яулады.

Ырынбур шәһәрендә спортның Көч төрләре буенча Евразия чемпионаты узды. Якташыбыз Рөстәм Мифтахов берьюлы ике номинациядә беренче урыннарны алды. Күпкатламлы софт-экипировкада, шушы күнегүдә, ул 310 кг күтәрде. Спортсменның «Кубок Русичи» номинациясендә дә шундый ук нәтиҗә.

Агыйдел шәһәрендә билбау көрәше буенча Русия беренчелегендә катнашу өчен Башкортстан Республикасы җыелма командасын сайлап алу һәм ачыклау максатыннан контроль ярышлар узды. Илүс Маннанов шәкерте, Дүртөйле шәһәренең 4 нче урта мәктәбе уку­чысы, Париза Бабакулова үз үлчәү категориясендә иң яхшысы булды һәм җыелма команда составына керде.

Башкалада грэпплинг спорт көрәше буенча Мәскәү Кубогы узды. Ярышларда Дагыстан, Чечня республикаларыннан, Мәскәү, Магнито­горск, Хабаровск, Тула, Волгоград, Омск, Санкт-Петербург, Красноярск, Новосибирск, Төмән, Саратов, Воронеж, Липецк, Пенза, Барнаул, Тверь, Псков, Краснодар, Түбән Новгород һәм башка шәһәрләрдән команда­лар катнашты. Безнең спортчылар авыр көндәшлеккә карамастан, өч призлы урын яулый алды. Үз авырлык категорияләрендә Андрей һәм Милена Решетниковлар алтын медальгә ия булды, Артур Решетников көмеш медальгә лаек булды. Башкортстан чемпионатында шул ук спорт төре буенча Фәнил Дәүләтов өченче урынны алды.

Казан шәһәрендә «III Бөтенрусия көрәш сәнгате студентлары уеннары» һәм «I хәрби сәнгать студентлар фестивале» үтте. Чара Казан дәүләт аграр университетының «Тулпар» спорткомплексында узды. Безнең шәһәр һәм республиканы Дүртөйле күппрофильле колледжы студенты, «АРЫСЛАН» яшүсмерләр-патриотик клубы тәрбияләнүчесе Адель Ардеев күрсәтте. Бу ярышларда ул лаеклы нәтиҗәгә иреште - төрле стильдәге каратэ буенча көмеш һәм бронза медалләр яулады.

Читайте нас: