Юлдаш
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 октябрь 2020, 18:45

Мәктәпләрдә - көрәш

Беренче урта мәктәптә спорт көрәше дәресләре өчен зал ачу тантанасы үтте. Чара 9 октябрьдә - бердәм спорт заллары ачу көнендә, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгын­да видеоэлемтә режимында узды.

Беренче урта мәктәптә спорт көрәше дәресләре өчен зал ачу тантанасы үтте. Чара 9 октябрьдә - бердәм спорт заллары ачу көнендә, Башкортстан Республикасы Башлыгы Радий Хәбиров катнашлыгын­да видеоэлемтә режимында узды. Шун­дый уңайлы заллар республиканың тагын 45 мәгариф учреждениеләрендә ачылды. Боларга башлангыч узган уку елында Русия спорт көрәше федерациясе тара­фыннан республика Башлыгы ярдәме белән оештырылган «Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә спорт көрәше» проекты булды. Әлеге максатларга республика бюджетыннан 27,6 миллион күләмдә өстәмә финанслау бүленгән. 2024 елга проектны кертүче мәктәпләр саны 200 гә җитәргә тиеш.

Спорт залы яңа җиһазлар белән җиһазландырылган, идәнгә көрәш келәме җәелгән, периметр буенча куркынычсыз дивар протекторлары урнаштырылган. Яшь көрәшчеләр җыелучыларга күрсәтмә чыгыш оештырдылар. Ә алар исә, үз чи­ратында, егетләрне һәм аларның тренеры Илүс Маннановны яңа проект старт алу белән котлады.

Хәзер «Башкортстан Республикасы мәктәпләрендә спорт көрәше» проектын гамәлгә ашыру өчен мәктәптә физкультура дәресенә өстәмә сәгать бирелгән, шулай ук занятиеләр дәрестән тыш та үткәреләләр. Сүз уңаеннан, көрәш залына башка мәктәп балалары да йөри ала.

Читайте нас: