Юлдаш
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
9 июнь 2020, 18:45

Сынаулар уңышлы үтте

Район Сабантуе мәйданында юртак һәм җайдак атлар сынау тотты.

Район Сабантуе мәйданында юртак һәм җайдак атлар сынау тотты.

һәр заездга (алар 12 иде) махсус приз билгеләнде. Мисалга, Уфа Һәм Казан ипподромнарында уңышлы чыгыш ясаган шундый кушаматлы ат хөрмәтенә булдырылган Ачи Бонаккорси призы. Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшков, Ленин исемендәге токымчылык заводына караган юртак, рекордчы Принцип Кантри хөрмәтенә, шулай ук Дүртөйле районы хакимияте башлыгы призлары Һ.6. бар иде.

Призлар заездларда һәм чабышларда уйнатылды. Республиканың төрле районнарыннан, шулай ук күрше Татарстаннан спортчылар катнашты. Өч яшьлек һәм аннан зуррак яшьтәге атлар өчен җирле хакимиятнең төп кубогына Дуван районыннан 2015 елгы Эффект кушаматлы айгырда чыгыш ясаган Илгиз Яһудин лаек булды.

Ярышларда «Аргамак» ат-спорт комплексыннан дүртөйлеләр актив катнашты һәм яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Алар - төрле заездлар­да ике тапкыр беренче урынны алган Ильяс Нәсибуллин, квали­фикацион заездда җиңүче Вик­тор Козлов, икенче урын алган Ирина Мәхмүтова, өченче урын­дагы Алмаз Бәдретдинов, Руслан Бәдретдинов, практикантлар Ильяс Әхмәтшин һәм Данил Гневнов.

Ат-спорт бәйрәменең спонсор­лары - Дүртөйле районы хакимияте башлыгы Риф Йосыпов, «Ленин» токымчылык заводының генераль директоры Альберт Дәүләтбаев, «Горшков» токымчылык заводының генераль директоры Тәнзилә Идри­сова, «Бердәм Русия» партиясенең урындагы бүлеге (җитәкчесе Гөлназ Галимова), «Альянс-Кре­дит» КПК, «Фикс» ООО, Нефтекама шәһәреннән «Урал» МФК, «Форту­на» кибетләр челтәре.

Пандемия чорында барлык хәвефсезлек чараларын үтәп оеш­тырылган чара Сабантуй мәйданын һәм атларның җәйге узыш сезонын үзенчәлекле ачу булды.

Читайте нас: