Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
6 февраль 2020, 17:15

53 нче спартакиадага старт

Февральнең беренче көнендә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, район хакимияте һәм авыл Советлары җитәкчеләренең спорт ярышлары үтте.

Февральнең беренче көнендә Балалар-үсмерләр спорт мәктәбендә предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр, район хакимияте һәм авыл Советлары җитәкчеләренең спорт ярышлары үтте. Шуның белән 53 нче район спартакиадасына старт бирелде.

Спорт бәйрәмендә катнашучылар биек перекладинада күтәрелүдә, идәндә яткан хәлдә кулда күтәрелү һәм төшүдә, 16 килограммлы гер күтәрүдә, гимнастика эскәмиясендә торган хәлдә алга авышуларда, озынлыкка сикерүдә, аркада ятып гәүдәне күтәрүдә, йөзүдә һәм пневматик винтовкадан атуда үз көчләрен сынады. Спортта үзләренең иң яхшы сыйфатларын: җитезлек, чыныкканлык, төгәллек һәм ихтыяр көчен күрсәтеп, алар үз командаларына баллар туплады.

Барлык сынаулар да ГТО комплексы­на керә. Ярышларда катнашучыларның зур күпчелеге яшь зурлыгы буенча үз категорияләренә тиешле Бөтенрусия физкультура-спорт баскычлары нор­мативларын үтәде. Алар арасында Вадим Әмиров (РН-транспорт), Са­лават Мукминов (район хакимияте), Илдус Нуртдинов (Пенсия фонды), Руслан Рәхмәтуллин (эшкуар), Рөстәм Фатыйхов ( Шәһәр торак идарәсе), Азат Шарафуллин (“Юлдаш” гәзите), Илдар Якупов (“Скат” җәмгыяте), Самат Байгускаров (Суккул а/с), Илдус Хәмиев (Иске Баеш а/с), Ренат Кәримов (Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе), Рафаэль Гатауллин (социаль яклау), Венера Фәйзиева (район хакимияте), Фәйрүзә Шәйхетдинова (район территориаль профсоюз оешмасы). Ярышларда катнашучыларның кал­ганнары икенче һәм өченче урыннар­га җавап биргән яхшы нәтиҗәләргә иреште.

Читайте нас: