Юлдаш
+24 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
4 февраль 2020, 18:45

Мәскәү шәһәре Мәскәү авылында: барысы да матчка!

Мәскәү авылында яшәүчеләр өчен быелгы кышның истәлекле вакыйгасы, әлбәттә инде, башкала йолдызлары - спорт журналистлары һәм федераль каналлар тапшыруларын алып баручылар, комментаторлар һәм экспертларының килүе.

“Бу Мәскәү авылы, ә без Мәскәү шәһәреннән очып киләбез - димәк, бездә “мәскәү бәйгесе” була.” Денис Казанский, “Матч-ТВ” комментаторы һәм эксперты. Мәскәү авылында яшәүчеләр өчен быелгы кышның истәлекле вакыйгасы, әлбәттә инде, башкала йолдызлары - спорт журналистлары һәм федераль каналлар тапшыруларын алып баручылар, комментаторлар һәм экспертларының килүе. Интернет-битләре әлеге чараны яңгыравыклы “москвавмосково” хэштегы буларак яратып өлгерде дә инде.

“Российская пресса” һәм “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыяте командалары арасында иптәшләрчә матч авылның ачык хоккей мәйданчыгында 9 февральдә үтәчәк. Мәскәү шәһәре командасы составында “Матч-ТВ” комментаторы һәм эксперты Денис Казанский, Беренче канал хәбәрчесе Антон Верницкий, дөнья чемпионы, Олимпия уеннарының бронза чемпионы, хоккей эксперты Андрей Николишин, КХЛ Кубогы һәм европа чемпионнары Кубогы иясе, “Матч-ТВ” эксперты Алексей Бадюков, Русия футболчысы, Русия җыелмасы со¬ставында Европа Чемпионатының бронза призеры Дмитрий Сычев, футбол буенча Русиянең атказанган спорт мастеры, УЕФА Суперкубогы иясе Роман Шакиров һ.б.

Шул ук көнне башкала “йолдызлары” безнең районның “Әңгәсәк” хоккей мәктәбендә шөгыльләнүчеләр һәм Аскын, Балтач һәм Тәтешле районнарының яшь уенчылары җыелмасы өчен мастер-класс үткәрә. Шулай ук алар белән бозда иптәшләрчә очрашу булачак.

Мәскәү кунакларының килүе каршы алучы яктан җитди әзерлек таләп итә - бозның көзгедәй тигез өслегеннән башлап, чараның хәвефсезлеген тәэмин итүгә кадәр, башка әзерлек мәсьәләләре турында әйтеп тә тормыйбыз. “Хоккей мәйданчыгына боз катыру авыр һәм мәшәкатьле эш. Әмма, безнең идарәнең ел саен җәмгыять филиаллары арасындагы иптәшләрчә матчларны кабул итүен исәпкә алып, шактый тәҗрибә тупланган - бозны әзерләү һәм аны хезмәт- ләндерүнең бөтен технологияләре үтәлә. Өстәвенә, гадәти практикага быел Мәскәү командасы белән матч алдыннан боз өслеген ресурфейсер белән өстәмә шомарту үткәреләчәк. Бу бозны яхшыртучы махсус комбайн”, - дип сөйли магистраль газүткәргечләрнең Дүртөйле линия-производство идарәсенең спорт буенча инструкторы Илгиз Мәгъсумов.

Аннан тыш, оештыручылар эшкә иҗади караган. Интернетта “мәскәү бәйгесе”нә әзерлек турындагы роликлар популярлык ала. Мәскәү авылында яшәүче 82 яшьлек Гөлфая Гобәева кызыклы сюжетлар герое булды. Олы яшьтә булуына карамастан, ханым яшьләрчә дәртле һәм тормышка позитив карашлы. Әйткәндәй, бүгенге көнгә аның 9 оныгы һәм 18 оныкчыгы бар!

Видеоролик герое Гөлфия Гобәева

Ролик төшерү төркеменең нәкъ Гөлфая Гарифулла кызын сайлавы очраклы түгел. Үзенең мөлаемлыгы, йомшак характеры һәм бетмәс-төкәнмәс энергиясе белән ул авыл кешесенең гадилеген һәм гаҗәеп кунакчыллыгын гәүдәләндерә. Ханым авылдашлары арасында хөрмәткә лаек кеше. Алар аның янына еш кына киңәш сорап килә һәм догалары тормышка ашуына ышана.

Роликның режиссерлары күрсәтүенчә, хоккейны яратучы Гөлфая апа үзенең кумиры Антон Верницкий белән очрашуны

түземсезлек белән көтә һәм аның килүенә җылы оекбашлар бәйли. Төшерү командасы Мәскәү авылының чагу колоритын чагылдырырга тырышкан, шулай ук игътибарны ике “полюс”ның капма-каршылыклары - авылда һәм мегаполистагы тормышка юнәлдергән. һәм, ул гына да түгел. Видеороликларга салынган идея көтелгән тарихи матчта чишелеш алачак, ул хакта алдагы мәкаләдә сөйләрбез.

Ролик төшерүдә шулай ук авыл мәдәният йорты эшчәннәре һәм урындагы халык та катнашты.

Газ транспортчыларының һәм Мәскәү шәһәре киңкүләм мәгълүмат чаралары вәкилләренең мондый очрашулары “Газпром трансгаз Уфа” җәмгыятенең матур спорт традициясе булып тора. “Российская пресса” командасы белән матч инде сигезенче тапкыр үтә. Быел ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

Читайте нас: