Юлдаш
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Спорт
8 октябрь 2019, 02:00

Дүртөйле кунаклар кабул итте

Кунакчыл Дүртөйле җирендә җиңел атлетика буенча “Кызыл таң” гәзите призы­на XXX ярыммарафон үтте. Спорт чарасы берникадәр үзгәреш тә кичерде: яшь зурлыгы буенча һәр төркемгә үз дистанциясе билгеләнде. Маршрут шәһәр урамнары буйлап узды, аның һәр түгәрәге 5 километрдан артып китә.

Кунакчыл Дүртөйле җирендә җиңел атлетика буенча “Кызыл таң” гәзите призы­на XXX ярыммарафон үтте. Спорт чарасы берникадәр үзгәреш тә кичерде: яшь зурлыгы буенча һәр төркемгә үз дистанциясе билгеләнде. Маршрут шәһәр урамнары буйлап узды, аның һәр түгәрәге 5 километрдан артып китә.

Көн болытлы булса да, Ленин исемендәге мәйданга җыелган йөгерешчеләрнең кәефләре шәп. Катнашучыларның җиңүгә омтылышын күрептер, мөгаен, табигать тә йомшарды: болытлар арасыннан кояш күренде һәм мәйданга аның көзге нурлары сибелде.

Катнашучыларны район хакимия­те башлыгы Риф Йосыпов, “Кызыл таң” гәзитенең баш мөхәррире Фаил Фәтхетдинов, РФ Дәүләт Думасы депутаты Рима Баталова, БР Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Олег Калинин тәбрикләде. Аларның һәркайсы катнашучыларга уңыш теләде һәм актив тормыш позициясе, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалаган өчен рәхмәт белдерде.

Старт алдыннан йөгерешчеләр белән сөйләшеп алдык. “Безнең ун кешедән торган команда Ижау шәһәреннән килде. Ярыммарафонда беренче генә катнашуыбыз түгел, берничә тапкыр призлы урыннар алдык. Быел да уңышка өметләнәбез”, - диде Александр Данилов. Александрның ике тапкыр инде марафонның абсолют чемпионы булуын да әйтергә кирәк.

Чарада катнашучылар арасында Дүртөйле шәһәренең тере легендасы, илебезнең төрле марафоннарында күптапкырлар катнашкан Равил Шәйхетдинов та бар иде. “Көн саен ун километр йөгерәм. Кышын чаңгыга басам. Безнең бөтен гаилә - хатыным, балалар һәм оныклар спорт белән шөгыльләнә. Киявем Илдус Нуртдинов - танылган җиңел атлетчы”, - дип сөйләде йөгерештә катнашучы.

“Ә без Октябрьский шәһәреннән килдек. Улыбыз Булатка әле алты гына яшь. Үзаллы тәпи киткәч тә, улым минем белән йөгерергә чыга башлады. Кызыбыз Азалиягә унике яшь. Ул мәктәптәге барлык җиңел атлетика чараларында актив катнаша. Хатыным да чын йөгерешче”, - дип таныштырды гаилә әгъзалары белән Алмаз Галләмов.

Спорт ярышын иң яшь катнашучылар ачты. 7-12 яшьлек балалар 300 метрлы дистанциядә көч сынашты. Малайлар арасында почет пьедесталына Дүртөйле егетләре күтәрелде: алар Денис Сәлимгәрәев, Нияз Сәетов, Эльвир Гарипов. Кызлар арасында беренче урында Чайковский шәһәреннән Анна Каракулина, икенче урында - Нефтекамадан Айгөл Маликова, өченче урында Әңгәсәк авылыннан Элина Тимерьянова.

Биш километрлы дистанциядә 18 яшькә кадәрге кызлар ярышты. Барлыгы 35 катнашучы. Беренче һәм өченче урыннарда Нефтекамадан килгән кунаклар Дарья

Прокопенко һәм Азалия Хаҗиәхмәтова, икенче урында - якташыбыз Гөлнара Сәлимгәрәева. 18 яшьтән зуррак хатын-кызлар арасында шул ук дистанциядә уфалылар: Айгөл Абракимова - беренче, Лариса Мөхәммәдиева икенче, Лариса Шагиева өченче урында.

18 яшькә кадәрге егетләр арасында ун километрлы дистанциядә Евгений Хөсәенов - беренче, Дамир Мөлеков икенче урын алды. Икесе дә Нефтекама шәһәреннән. Өченче урын Уфадан Данил Саловта.

18 яшьтән зуррак ир-егетләр арасында урыннар түбәндәгечә: беренче урында Нефтекамадан Владислав Ендыганов, Бакалы районыннан Илгиз Фәсхетдинов - икенче, Яңавылдан Владислав Шараев өченче булды.

63 спортчы ярыммарафонда 20 километрдан озынрак дистанциядә катнашырга теләк белдерде. Аларның 55 е - ир-егегтләр, 8 е - хатын-кызлар.

Хатын-кызлар арасында беренче урынны Анна Андрьянова яулады. Әйткәндәй, Нефтекамадан килгән 19 яшьлек йөгерешче ярыммарафонның иң яшь катнашучысы булды. Икенче урын хаклы рәвештә Октябрьский шәһәре вәкиле Надежда Азинага бирелде, өченче урында - Нефтекамадан Марина Ирошникова.

Ир-егетләр арасында мактаулы өченче урында Александр Данилов (Ижау), икенче урында Геннадий Кугубаев (Нефтекама). Ә абсолют чемпион - Белорет шәһәреннән килгән 38 яшьлек Илнур Мирзабаев.

Соңыннан чемпион үзе әйтүенчә, бу аның шундый дәрәҗәдәге тәүге җиңүе. Ә җиңел атлетика аның өчен күптән инде яшәү рәвешенә әверелгән. Табиб буларак, ул актив һәм сәламәт яшәү рәвешенең никадәр мөһимлеген яхшы белә.

Җиңүчеләрнең барысына да тантаналы шартларда истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бергәләп фотога төшеп, катнашучылар киләсе көздә дә кунакчыл Дүртөйле җирендә кабат очрашырга сүз куешып таралышты.



Ярыммарафонның абсолют чемпионы Илнур Мирзабаев.




Читайте нас: