Юлдаш
+29 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
2 октябрь 2019, 02:00

Сәламәтлек - хәрәкәттә

Ел саен сентябрь ахырында бөтен дөнья бер идея - йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына каршы көрәш белән берләшә. Кешеләрнең игътибарын инфаркт һәм ин­сульт кебек җитди авыруларны кисәтүгә юнәлтәләр. Бу көнне күптән инде Йөрәк көне дип билгелиләр.


Ел саен сентябрь ахырында бөтен дөнья бер идея - йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларына каршы көрәш белән берләшә. Кешеләрнең игътибарын инфаркт һәм ин­сульт кебек җитди авыруларны кисәтүгә юнәлтәләр. Бу көнне күптән инде Йөрәк көне дип билгелиләр.

Йөрәк көне уңаеннан акция безнең районда да үтте. Халык­ны физик культурага һәм сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итү максатында район үзәк дәваханәсе кардиокросс оештырды. Йөгерешнең төп катнашучылары - дәваханә эшчәннәре үзләре иде. Шәһәрнең төрле оешмалары, предприятиеләре, шулай ук мәктәп укучылары актив катнашты. Ә иң мөһиме, шәһәрдә яшәүче инициативалы кешеләр дә килде, алар үзләрен һәм гаилә әгъзаларын үзаллы теркәде. Нәтиҗәдә биш йөздән күбрәк кеше, халыкны актив хәрәкәтләнергә һәм үз сәламәтлегеңә игътибарлы булырга өндәп, шәһәр урамнары буйлап бердәм кардиокросста йөгерде.

Район үзәк дәваханәсенең баш табибы Айрат Рәхмәтуллин әйтүенчә, сәламәтлегебезнең нибары ун проценты гына медицинага бәйле. Аның калган күрсәткечләре - ул яшәү рәвеше, туклану, спорт һәм экология.

Көзге кроссның махсус кунагы - Башкортстан Республикасының тхэквондо буенча баш тренер Айнур Фәхртдинов булды. Ул спорт чарасында катнашучылар белән иртәнге зарядка үткәрде, аннары йөгерешчеләр старт алды.

Кардиокросс дистанциясе өч километр иде. Маршрут Ленин ис. мәйданнан шәһәр автовокзалы бинасына кадәр һәм кабат мәйданга кадәр иде. Кроссны оештыручылар, мондый чара безнең шәһәрдә традициягә әверелер, ә анда катнашучылар ел саен арта барыр дип өметләнә.



Читайте нас: