Юлдаш
+17 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
25 сентябрь 2019, 02:00

Сәламәт рух җиңде

“Газпром” ачык акционерлар җәмгыятенә ка­раган Самара шәһәрендәге Идел буе төбәкара каравыл идарәсенең Дүртөйле каравыл бүлекчәсендә гаҗәеп бердәм, тату коллектив эшли.

“Газпром” ачык акционерлар җәмгыятенә ка­раган Самара шәһәрендәге Идел буе төбәкара каравыл идарәсенең Дүртөйле каравыл бүлекчәсендә гаҗәеп бердәм, тату коллектив эшли. Өстәвенә, биредәге кешеләр җиңел сөякле, аларның инициативалары уртак эшкә юнәлтелгән, моңа без инде бер генә инанма­дык. Ә шушы көннәрдә алар “Әти, әни, мин - спорт гаиләсе” конкурсы оештырды.

Безнең чит карашка, барысы да яхшы һәм мавыктыргыч килеп чыкты. Чөнки хезмәттәшләр һәм аларның гаиләләре белән бергә үткәрелгән вакыт кешеләрне берләштерә.

Конкурс программасы түбәндәге ярыш төрләрен үз эченә алган: дартс, җиңел атлетика эстафетасы, урыннан озын­лыкка сикерү, “каршылыклар полосасы” катнаш эстафета.

Әйтергә кирәк, конкурста катнашучыларның спорт буенча әзерлеге төрле иде, шулай булса да, алар барысы да куелган бурычны үтәде. Мөгаен, аларны иң элек, үзләренең якын кешеләре алдында сынатмау һәм үз гаилә командасы өчен лаеклы чыгыш ясау теләге берләштергәндер.

“Гаилә 7-10 яшьлек балалар белән” категориясендә җиде команда ярышты. Алар арасында беренче урынны Фатиховлар яулады, икенче урында Нурисламовлар, өченче урында Рәшитовлар. “Гаилә 11-14 яшьлек балалар белән” категориясендә дүрт команда катнашты: беренче урында Хәкимовлар, икенче - Гайсиннар, өченче - Фәезовлар, дүртенче - Хәкимовлар. Ә гомумән, бөтен коллективның спорт, димәк, сәламәт рухы җиңде дияргә мөмкин.

Конкурсны оештыручылар үз алларына коллектив һәм аларның гаилә әгъзаларының физик культура һәм спорт белән актив шөгыльләнергә җәлеп итүне бурыч итеп куйган. Алар моңа иреште дияргә кирәк.






















Читайте нас: