Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 июль 2019, 02:00

Үзеңне җиңү - яшәү нормасы

Свердловск өлкәсендә тәүлеклек йөгереш буенча 7 нче чемпионатта старт алган 26 спортчының 16 сы финишка килде. Алар арасында якташыбыз, спорт ветераны Равил Шәйхетдинов та бар.

Гаилә корып бергә гомер итүләренең 45 еллыгына үзенең тормыш иптәше Людмила Рәис кызына шундый гадәти булмаган һәм сирәк очрый торган бүләк ул.

Көн уртасында чарада катнашучылар шәһәр мәйданында старт ала. Ярыш кагыйдәләре буенча, 4 сәгать дәвамында бер якка, алдагы 4 сәгатьтә икенче якка йөгерәләр. Ярыш көне барышында ял итәргә мөмкин була.

- Сәгатенә 8 километр тизлекне мин 12 сәгать буена сакладым. Ике тапкыр аяк киемнәрен алыштырдым. Төнлә бер сәгатькә якын ял иттем, әмма йокым килмәде, - дип үз тәэссоратлары белән уртаклаша Равил Задә улы. - Мондый ярышлар өчен физик әзерлек кирәк, психоло­гик әзерлек тә бик мөһим. Күпмедер вакыттан соң аяклар «тубырлана». Мин тиз атлап йөрүне йөгерү белән аралаштырдым: мускуллар бер режимда эшләргә теләмәсә, башкасына күчәсең. Әйткәндәй, ул көнне иң өлкәне мин түгел идем (Равил Задә улына 67 яшь (!) - ре­дакция искәрмәсе). һәм яшь зурлыгының аң торышы булуына янә бер инандым.

һәр спортчыда түгәрәкләр арасын һәм санын исәпләүче электрон чиплар бар иде, контролерлар да эшләде.

Гәзит укучыларга шунысын да билгеләп үтик, Равил Шәйхетдиновның үз исемлегендә 89 тулы марафон һәм 53 ярым марафон бар. Бу стартны ул үз гомерендәге иң зур 6 ның берсе дип атый. Аның сүзләре буенча - бу чик түгел. Әйткәндәй, бу көнне ул 145, 2 километр ара узган.

Читайте нас: