Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 июнь 2019, 02:00

«Алга, Русия!»

Җәйнең беренче якшәмбесендә шәһәрдә велофес­тиваль форматындагы «Алга, Русия» сәламәт яшәү рәвеше һәм велосипед культурасын яклау бәйрәме узды. Акцияне район хакимияте, яшьләр белән эшләү, физик культура, спорт һәм туризмны үстерү буенча бүлек оештырды.

Шәһәр мәйданыннан 200 дән артык катнашучы: мәктәп укучылары, оешмалар һәм предприятиеләр эшчәннәре, тулы бер гаиләләр һәм теләгән һәркем старт алды. Велоузышны район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов җитәкләде.

Чара ярыш рәвешендә үткәрелмәсә дә, үз номинацияләрендә җиңүчеләр билгеләнде. Нуртдиновлар гаиләсе «велогаилә» дип танылды, Гриша Илларионов иң яшь велосипедчы булып чыкты, ә «Газпром» җәмгыятенең Самара шәһәрендәге Идел буе төбәкара каравыл идарәсе» филиалы - Башкорт каравыл отряды велоколлектив исеменә лаек булды.

Моннан тыш, үз велосипедыңның булуы гына түгел, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәү дә фестивальдә катнашуның төп шарты иде.

Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгендә тәрбияләнүчеләрнең чыгышлары чарага ямь өстәде һәм аны тагы да җанландырып җибәрде.



Читайте нас: