Юлдаш
+15 °С
Дождь
Спорт
24 Января 2019, 21:00

«РУСИЯ ЧАҢГЫ ЮЛЫ»

2 февральдә Иванай паркы биләмәсендә чаңгы узышлары буенча районара фестиваль үтәчәк. Максаты - республикада һәм районда чаңгы спортын популярлаштыру; физик куль­тура һәм спорт белән даими занятиеләргә җәлеп итү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау; спорт осталыгы дәрәҗәсен күтәрә; яшьләр арасында наркоманияне кисәтү; спорт традицияләрен һәм буыннар бәйләнешен саклау; иң көчле спортчыларны ачыклау.

Ярышларда җиңүчеләргә һәм призерларга медальләр, грамоталар һәм бүләкләр тапшырылачак.

Чаңгы спортын яратучыларның барысын да көтеп калабыз.



Читайте нас