Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
23 гыйнвар 2019, 02:00

«ТРАНСГАЗ»НЫҢ БОЗ ДРУЖИНАЛАРЫ


Мәскәү авылында яңа пластик хоккей коробкасы тантаналы рәвештә ачылды. Исәп буенча бу - икенчесе. Аларның берсе урта мәктәп территориясендә тора. Тәбрикләү сәламе белән чараның мәртәбәле кунаклары: район һәм авыл биләмәсе хакимиятләре башлыклары Ринат Хәйруллин һәм Динар Хөснетдинов, шулай ук «Газпром трансгаз Уфа» җәмгыятенең генераль директоры, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы - Корылтай депутаты Шамил Шәрипов чыгыш ясады. Шугалакны рәсми ачканнан соң алар хоккей командаларына символик старт бирде.

- Хоккей коробкасы аны сатып алуга акча бүлгән югарыдагы оешма ярдәме белән барлыкка килде, -дип аңлатма бирә Дүртөйле магистраль газүткәргечләрнең линия производство идарәсе начальнигының төзелеш, капиталь ремонт һәм гомуми мәсьәләләр буенча урынбасары Рөстәм Галиев. Җитештерүче завод Киров шәһәрендә урнашкан. Әле корпоратив хоккей турниры бара.

Корпоратив хоккей лигасы предприятие хезмәтчәннәре башлангычы белән оештырылган. Төп идея - аларны уртак мавыгулар белән берләштерү. Лигага магистраль газүткәргечләрнең линия- производство идарәсенең, «Газпром трансгаз Уфа» сервис подразделениеләре һәм хакимиятенең җыелма командалары керә. Аларны эшчеләр һәм шулай ук инженер-техник персонал тәшкил итә. Бу юлы магистраль газүткәргечләрнең Дүртөйле һәм Полянский линия-производство идарәләре командалары ярышты. Уз командалары өчен җанатарлар арасында ике магистраль газүткәргечләр идарәсе җитәкчеләре Нияз Тимерханов һәм Марат Галәвиев та бар иде. Тизлектә дә, уйнау техникасы буенча да аерылып торган дүртөйлеләр 6:2 гомуми исәп белән җиңү яулады.





Читайте нас: