Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар 2019, 02:00

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ, 15.01.2019

Шәһәр һәм авыл мәктәпләре егетләре һәм кызлары арасында волейбол буенча ярыш­лар узды. Егетләр арасында күппрофильле колледж командасы җиңүгә иреште, башкорт гимназиясе егетләре икенче булды, өченче урын өченче гимназия командасына бирелде. Кызлар арасында «Балалар һәм усмерләр спорт мәктәбе» командасы алдынгылык яулады, икенче урынны «Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе-2» командасы алды, өченче урын Әңгәсәк урта мәктәбе спортчы кызларына бирелде.

Шундый ук турнир Балалар һәм үсмер­ләр спорт мәктәбенең 2005-2007 елларда туган тәрбияләнүчеләре (катнаш командалар) арасында узды. Анда «Зенит» командасы җиңү яулады, икенче урын - «Волейбол гёрлс» командасында, «Ак карга» командасы өченче булды.

Кушнаренко авылында хоккей буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге кысаларында ярышлар узды. Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең «Колосок» ко­мандасы өченче урын алды. Ратмир Рәшитов иң яхшы капкачы дип танылды. Тренер-пре­подаватель - Евгений Шәяхмәтов.



Читайте нас: