Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
15 гыйнвар 2019, 02:00

РУСИЯНЕҢ МАХСУС ОЛИМПИАДАСЫ

Уфадагы «Ак Йорт» тау чаңгысы комплексы җирлегендә тау чаңгысы спорты, сноуборд һәм чаңгы узышлары буенча, Русиядә Махсус олимпия хәрәкәтенең 50 еллыгына багышланган тәүге республика ярышлары булды.

Аларда картлар һәм инвалидлар өчен Иске Баеш йорт-интернатында социаль хезмәтләр алучылар катнашты.

Русиянең Махсус Олимпиадасы - Русиянең Олимпия комитеты тарафыннан танылган гомумрусия иҗтимагый хәйрия оешмасы ул. Ярышлар башланыр алдыннан атлетларны физик сәләт дәрәҗәсенә бәйле рәвештә дивизионнарга булу буенча квалификацион сынаулар узды.

Русиянең Махсус Олимпиадасы генераль директоры урынбасары Лари­са Фадеева, БР Яшьләр сәясәте һәм спорт министрлыгы киңәшчесе Радмир Әбсәләмов ярышларны ачты һәм анда катнашучыларны котлады.

Стартка балалар һәм өлкәннәр - Башкортстан Республикасының унбер психо­неврологик интернатында һәм коррекцион мәктәпләрендә тәрбияләнүчеләр чыкты.

Иске Баеш йорт-интернаты командасы, шәхси зачетта өч призлы урын яулап, чакҗы узышларында иң көчлесе булды. Рауль Фәсхетдинов беренче урын алды, Григорий Усмановка - икенче, Олег Городничевка өченче урын бирелде.



Читайте нас: