Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә һәвәскәр командалар арасында мини-футбол буенча районара турнир үтте. Өченче урында Кушнаренко авылы командасы, икенче урында - “КФС” (Дүртөйле), уенның җинүчесе - “Легион” командасы (Дүртөйле). Артур Фәйзуллин (“КФС”), Радмир Камалетдинов (“Легион”), Александр Сухов (Кушнаренко) иң яхшы уенчылар дип табылды.
“Other Dreams” спорт биюләре берләшмәсе командасы “Башкортстан - сәламәт яшәү урнәге өчен!” республика спорт уеннары исәбенә Николо-Березовка авылында уткән фитнес-аэробика буенча БР чемпионатында катнашты. Безнең кызлар “Хип-хоп” номинациясендә өченче урын алды. Житәкчеләре - Адель Нәбиева.
Шәһәр һәм районда җиде мәктәп һәм күппрофильле колледж командалары волейбол буенча ярышлар уткәрде. Кызлар арасында беренче урында дүртенче мәктәп командасы, башкорт гимназиясе - икенче, Иванай мәктәбе өченче урында. Егетләр арасында башкорт гимназиясе командасы җиңуче, икенче урында - күппрофильле колледж студентлары, өченче урында дүртенче мәктәп уенчылары.
“Империя” күңел ачу комплексында бильярд спорты буенча 2018-2019 сезон район чемпионатының I этабы үтте, ул Республика көненә багышланды. Мәуләви Йосыпов жиңү яулады, икенче урында Азат Хасбуранов, өченче урында Ришат Сәлихов.