Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 октябрь 2018, 02:00

ПРОФЕССИОНАЛЛАРДАН БАШЛАП ҺӘВӘСКӘРЛӘРГӘ КАДӘР

Быел тәүге тапкыр «Кызыл таң» гәзите призына традицион XXIX җиңел атлетика марафонын үткәрү урыны итеп, Тратауның Сабантуй бәйрәме уза торган яланы сайланды.

Районнан читтә дә билгеле ярышлар ике йөзгә якын кешене, шул исәптән Татарстан Республикасы, Удмуртия, Пермь крае, шу­лай ук республикабызның Илеш, Бакалы, Салават районнарыннан, Уфа, Нефтекама, Бөре, Бәләбәй шәһәрләреннән спортчы­ларны җыйды. Марафон һәм ярыммарофон дистанцияләреннән тыш, районның мәктәп укучылары ун һәм биш километрга йөгерде. Яшь җиңелатлетчылар 12 мәктәп данын яклады.

Марафонны тәбрикләү сәламе беләнрайон хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин ачты. «Кызыл таң» гәзите мөхәррире урынбасары Рәфис Сәяхов чарада катнашучыларны кот­лады һәм дистанцияләрдә уңышлар теләде. Стартка чыкканчы, спортчылар июнь аенда вафат булган спорт ветераны А.Крюковны бер минут тын калып искә алды.

Мондый ярышларда әлеге спорт төрен чын яратучылар, яхшы белүчеләр һәм бәяли алучылар, спортчы-профессионаллар оч­раша. Аларның берсе - якташыбыз Равил Шәйхетдинов. Мәгълүмат өчен, Равил Задә улы үзе белдерүенчә, ул йөгереп узган ярыш дистанцияләренең гомуми озынлыгы Җир шары тирәли (экватор буенча) икенче түгәрәктән артып киткән. Иң яңаларыннан - мәгарәле шәһәрләр буйлап Кырым тау мара­фоны - августта, сентябрьдә - Мәскәүдә тра­дицион марафон, анда Равил Шәйхетдинов икенче урын алган. Әйткәндәй, «Кызыл таң» призына марафонның барлык тарихында ул әлеге ярышларны тик өч кенә тапкыр калдырган. Үзенең 66 яшендә көн саен 10-15 километр йөгерә, кышын йөгерүне чаңгылар алыштыра. Ике ел элек Равил Задә улы чи азык белән туклануга күчкән.

Иң өлкән һәм мәртәбәле катнашучылар арасында без УДНТУ преподавателе Дарвин Вәлиевны очраттык. Ул ярыммарофон дис­танциясен йөгерә. Дарвин Закирҗан улына

80 яшь, ул спорт мастеры, Уфа марафонын оештыручы. Тормыш иптәшен дәртләндереп торырга аның хатыны - 20 тапкыр Русия чемпи­оны, ветераннар арасында бадминтон буенча дөнья һәмЕвропа чемпионатларының берничә тапкыр призеры Галина Васильевна килгән. Күптән түгел алар бергә гомер итүләренең 60 еллыгын билгеләгән. Аларның ике кызының да спортка турыдан-туры катнашлыгы бар. Зурысы Елена спорт гимнастикасы буенча спорт мастерлыгына кандидат, гаиләсе белән Канадада яшәүче Ирина - бадминтон буенча спорт мастеры.

Вил Җамалиев - техник фәннәр докторы, профессор, УДНТУның машина корылмалары кафедрасы мөдире, ләкин заманында җиңел атлетика буенча спорт мастеры: 45 ел элек йөгерә башладым, Нарко­тик кебек ул, - дип сөйли әңгәмәдәшем.

Йөгерүгә көн саен бер-ике сәгать вакыт бүлгәндә. Әгәр күнекмәләр вакытында шун­дый ук фикердәшеңне очратсаң, барысын да онытасың. Төрле марафоннар, шул исәптән чит илнекеләрен дә йөгердем. Минем ка­рашка, ярышлар шәһәр буйлап үткәрелсә, күпкә кызыклырак, моннан тыш, ул спорт һәм сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыру, мондый чараларның бөтен асылы да шунда.

Чөнки төрле марафоннарда катнашучылар, аларны сайлаганда, нәкъ шундый нәрсәләргә игътибар юнәлтә.

Ул көнне Александр Данилов (Ижау шәһәре) абсолют җиңүче булды, икенче урынны Валерий Гарейшин (Нефтекама шәһәре) алды, Иван Янышев (Бөре шәһәре) өченче булды.

Марафонда призлы урыннар яшь зурлыгы категорияләрендә билгеләнде. Ир-егетләр арасында беренче урыннарны Иван Яны­шев (Бөре шәһәре), Александр Данилов (Ижау шәһәре), Игорь Горшков (Чайковский шәһәре), Игорь Федоров (Бәләбәй шәһәре), Валерий Гарейшин (Нефтекама шәһәре), Виктор Шиляев (Ижау шәһәре), Александр Тимофеев (Чайковский шәһәре), Равил Шәйхетдинов (Дүртөйле шәһәре) алды. Шулай ук үз яшь зурлыгы төркемнәрендә икенче урынны якташыбыз Валирик Фазылханов алды, Дүртөйледә яшәүче Ришат Сәлимов өченче булды.

Хатын-кызлар арасында үз яшь зурлыгы категорияләрендә беренче урыннарны Ана­стасия Пухарева (Чайковский шәһәре) һәм Ольга Бармина алды.

Ярыммарафонда дүртөйлеләр арасында икенче урынны Илдус Нуртдинов яулады, Азат Гыйлемханов өченче булды.

Мәктәп укучылары өчен 10 километр дистанциядә Динар Закиров (икенче лицей) алдынгылык яулады, Аскар Ильясов (бишенче мәктәп) - икенче, Никита Беляев (Әңгәсәк мәктәбе) өченче урында. Кызлар арасында Гөлнара Сәлимгәрәева (дүртенче мәктәп) иң көчлесе булды, аның артыннан финишка Эль­вира Галимова (башкорт гимназиясе) килде, Рита Мусина (икенче лицей) өченче булды.



Читайте нас: