Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
28 сентябрь 2018, 02:00

ЯНӘ ҖИҢҮ БЕЛӘН

Яр Чаллыда шосседа велоспорт бу­енча ачык чемпионат һәм Татарстан Республикасы беренчелеге үтте. Анда безнең велосипедчылар - Ба­лалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе тәрбияләнүчеләренең чыгышы көчле һәм онытылмаслык булды.

Данияр Ахунов (Иванай мәктәбе) 30 кило­метрга төркемләп узышуда зур аерма белән алга чыкты, 10 километрга аерым старт белән индивидуаль узышта да ул җиңү яулады.

Ярышларның беренче көнендә 30 кило­метрга төркемләп узышта Анастасия Апкадирова (бишенче мәктәп) финишка икенче булып килде. Икенче көндә ул 15 километрга аерым старт белән индивидуаль узышта иң яхшы нәтиҗә күрсәтте.

Күппрофильле колледж студенты Риваль Мөниров 20 километрга аерым старт белән ин­дивидуаль узышта, спорт мастерлыгына кан­дидат классификациясен үтеп, өченче булды.

Нәтиҗәдә безнең велосипедчылар гомум- команда зачетында икенче урын алды.

Яшь спортчылар ярышларга тренер-препо­даватель, спорт мастеры Әхтәм Муллахмәтов җитәкчелегендә әзерләнә.



Читайте нас: