Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
20 сентябрь 2018, 02:00

КАМИЛЛА ҺӘМ ДУДИК ТАНДЕМЫ

Ат спорты, шул исәптән, балалар өчен, безнең районда ышанычлы темплар белән үсә. Безнең юртакларның даими җиңүләре һәм призлы урыннары моңа дәлил. Яңа казанышларның тагын берсе - пони Дудикның Уфадагы “Акбузат” ипподромында үткән Европа чемпионатында җиңүе. Бу хакта безнең гәзит язган иде инде.

Дудикның шундый матур чыгышында аны йөртүче кыз Камилла Рәхимова - бүген безнең мәкаләбезнең герое. Без аның белән “Аргамак” ат-спорт комплексында иртәнге күнекмәләр вакытында очраштык.

Камиллага унөч яшь, ул дүртенче урта мәктәптә укый. Атлар белән ел ярым элек танышкан.

- Абыемның дус кызы ат спорты белән мавыга иде, абыемны да кызыктырды, аннары миңа да ошый башлады, - дип сөйли Камилла. - Соңыннан шуны аңладым, атларга ияләшү көчле була, ә йөргәндә алар белән бер бөтенгә әвереләсең. Хәзер минем анда барасым килеп кенә тора.

Дудик белән кыз агымдагы елның гыйнварыннан бирле шөгыльләнә. Бераз аның турында. Бу үзсүзле, темпераментлы һәм шат күңелле пони. Аңа 8 яшь, димәк, ул тәҗрибәле ат. Камилла әйтүенчә, әгәр Дудик кешегә ышана икән, ул тыңлаучан, җаваплы була, тырыша. Өйдә, “Аргамак”та, көйсезләнергә дә мөмкин, ә ярышларда үзен бик җитди тота.

Уфада “Акбузат”та ул стартта ук үзенең матурлыгы һәм теремеклеге белән тамашачыларга ошаган. Публика аны: “Дудик!Дудик!”дип дәртләндергән. Ә ул йөгергән, тырышкан.

- Әйе, Дудик шат, канәгать булды, ә мин куркудан каушадым, бу минем беренче ярышлар иде, - дип хәтерли Камилла. - Ул минем дулкынлануны сизде һәм үзен бик тыныч тотты, гүя миңа көч өстәде. Башта бер генә уй: хаталанырга ярамый. Мин тре­нер һәм ат алдындагы, данын яклап килгән шәһәрем алдындагы бөтен җаваплылыкны аңладым. һәм менә ярышның 600 метр дистанциясе артта калды. Дудик белән финиш сызыгын үткәндә, тренер Ирина Анатольевнаның (Ирина Галимханова - “Аргамак” ат- спорт комплексы тренеры - ред. иск.) хәзер минем белән бик тә горурлануын тойдым, чөнки мин барысын да дөрес эшләдем һәм без максатка ирештек.

- Җайдак һәм ат берсен-берсен аңларга тиеш, бу тандем, - ди Ирина Галимханова, - ә аннан тыш,дисциплина һәм җаваплылык таләп иткән көндәлек хезмәт кирәк, шул чагында гына нәтиҗә көтәргә мөмкин.

Камилланың әтисе Рамил Рәхимов әйтүенчә, кызы атлар белән мавыга башлагач, нык үзгәргән.

- Зур үскәндәй булды, хәзер ул проблемаларны үзе хәл итә ала. Ул гаиләдә кечкенәбез булса да, мин аны бик иркләп кенә торсам да, аның фикерләве зурларча. Камилла җәй бу­ена иртәнге сәгать сигездән ат-спорт комплексына йөрде. Бу үзе үк ихтыяр көче түгелмени.

Хәзер “Аргамак” ат-спорт комплек­сында ике сменада егермедән артык бала күнекмәләргә йөри, әйткәндәй, нигездә бу кызлар.

- Ихтимал, түземлерәк һәм тыныч­рак булгангадыр, аннары аларда кем турындадыр хәстәрлек күрү теләге бар, - дип аңлатма бирә ат-спорт комплексы завучы Наилә Шәрәфетдинова. - Кай­бер балалар тәүге көннәрдә атлардан курка, аларны сыйпарга да кыймыйлар хәтта, ә аннары, аралаша башлагач, бар күңелләрен бирәләр. Табиблар тәкъдиме буенча бездә ДЦП балаларны реабилитацияләү курслары үтә. Без килүчеләрне шатланып кабул итәбез. Бу көннәрдә Уфада Республика көненә багышланган ярышларга әзерлек баш­лыйбыз.

“Аргамак” ат-спорт комплексы ди­ректоры Илшат Мәхмүтов әйтүенчә, пониларның баш санын арттыру күздә тотыла, чөнки аларда күнекмәләргә йөрергә теләүчеләр бик күп, махсус шушы токым атлар өчен яңа ярышлар барлыкка килде. Монда безнең комплекс район хакимияте ярдәменә исәп тота.


Читайте нас: