Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
14 сентябрь 2018, 02:00

ЯҢА УҢЫШЛАР

Уфада яшүсмерләр һәм кызлар арасында БР берен­челеге - «Кольца Уфы» («Уфа әйләнешләре») күпкөнлек узышы үтте. 20 километр узыш-критериумда Рифат Гый- лемханов - икенче, Линар Усманов өченче булды. Төркемле узышта Линар икенче урын алды, шундый ук узышта Рифат Гыйлемханов икенче нәтиҗә күрсәтте. 20 километрга узыш-критериумдагы ярышларны тәмамлаган көнне Рифат алдынгылык яулады, Линар өченче урын алды.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең велоспорт секциясендә тәрбияләнүчеләр шулай ук күпкөнлек узышта - Чакмагыш авылындагы велоспорт атналыгын­да катнашты. Рифат Гыйлемханов 30 километрга төркем­ле узышларда башта - өченче, аннары икенче булды. Аерым стартлы индивидуаль узышта икенче нәтиҗә күр­сәтте. Анастасия Апкадирова төркемле узышта - берен­че, 15 километрга аерым стартлы индивидуаль узышта беренче урын алды.

Әлеге ярыш сезонында шосседа велоспорт буенча Баш- кортстан кубогы этапларында һәм Татарстан Республикасы беренчелегендә күппрофильле колледжның беренче курс студенты Риваль Мөниров берничә тапкыр призер һәм җиңүче булды.

Тренер-преподаватель - Әхтәм Муллахмәтов.
Читайте нас: