Юлдаш
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
17 август 2018, 02:00

СПОРТ ЯРАТУЧЫ ГАИЛӘЛӘР

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионында 51 нче район спартакиадасы исәбенә гаилә командалары арасында “Әти, әни һәм мин - спорт гаиләсе” ярышлары үтте.

Бу юлы ярышларда катнашуга 19 гаилә гариза биргән иде. Ярышлар программасы дүрт төрдән тора: урыннан озынлыкка сикерү, җиңел атлетика эстафетасы, дартс, катнаш эстафета.

Предприятиеләр арасында иң спорт сөюче гаилә дип, Ришат, Эльза һәмАртем Шакирьяновлар (район үзәк дәваханәсе) табылды. Икенче урында - Айнур һәм Альмира Фәхретдиновлар (район хакимияте), аларга уллары Дамир булышты, өченче урында район мәгариф идарәсе өчен чыгыш ясаучы Аркадий һәм Елизавета Мурзиннар һәм аларның кызы Кристина.

Авыл биләмәләре ара­сында Филүс, Миләүшә һәм Тимур Гәрәевлар гаиләсе (“Победа” токымчылык заво­ды) алга чыкты. Икенче урын­да Алмаз, Ирина һәм Камил Нәбиуллиннар (Семилетка авыл Советы), өченче урында Олег, Наталья һәм Богдан Поздняковлар (Әңгәсәк авыл Советы).
Спорт бәйрәмендә иң яшь катнашучы Таира Гыйззәтовага оештыручы­лардан истәлекле бүләк тап­шырылды.










Читайте нас: