Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
10 август 2018, 02:00

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ. 10.08.2018

Уфада шосседа велоспорт буенча Башкортстан Республикасы беренчелеге үтте. 2005-2006 елларда туган үсмерләр ара­сында 30 километрга төркемләп узышта Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Рифат Гыйлемханов икенче урын алды. Октябрьскийда үткән шундый ук ярышларда 2005-2006 елларда туган үсмерләр арасында Линар Усманов 26 ки­лометрга критериум-узышта икенче булды. Тренер-преподаватель-Әхтәм Муллахмәтов.

Бишенче мәктәпнең спорт мәй­данчыгында Халыкара яшьләр көненә һәм Физкультурачы көненә багышлап, баскетбол буенча ярышлар үтте. Турнир йомгаклары буенча стритбол буенча егетләр арасында җиңүне “Белая река” баскетбол командасы яулады. Икенче урында - “Black&white” егетләре, өченче урында - “Dream team” командасы. Кызлар арасында “Раз на раз” командасы уенчылары - беренче, “Крик” командасы - икенче. Турнирның иң яхшы уен­чылары: егетләр арасында - Динар Тумашев (“Белая река”), Рауль Галин (“Black&white”), Тимур Әхмәдиев (“Dream team”); кызлар арасында - Кира Алексеева (“Крик”) һәм Анастасия Волкова (“Раз на раз”).

Физкультурачылар көненә багышланган волейбол ярышларының беренче уен көне йомгаклары буенча ир-егетләр командалары арасында Семилетканың “Юниор” командасы беренче булды, икенче урында - “Победа” (Әсән авылы), өченче урында - “Молодежки” (Саклык банкы). Барлыгы җиде команда катнашты.



Читайте нас: