Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 июль 2018, 02:00

ФАКЕЛ ЭСТАФЕТАСЫ - ДҮРТӨЙЛЕДӘ

Тынычлык йөгерешенең ике тармагының берсе

- 12 июньдә Тюменьдә старт алган Көнбатыш юнәлеше безнең рай­он аша узды. Финиш 21 сентябрьдә Ставропольдә планлаштырылган. Икен­че тармак - Көнчыгыш юнәлеше - йөгерешне 24 августта Владивос­токта тәмамлаячак. Команданың төп катна­шучылары волонтер­лар - спортчылар, ма­рафончылар, һәвәскәр йөгерешчеләр. Әгәр чараның киң колачлы булуын исәпкә алсак, бу безнең өчен тарихи ва­кыйга.

Йөгерүдә катнашучыларны Крас- нокама районы белән чиктә икмәк һәм тоз белән каршы алдылар. Җирле кымыз, чәк-чәк һәм башка ризыклар белән сыйладылар. Факел Эстафетасы алдында баянчы Бо­рис Смышляев җитәкчелегендәге «Рябинушка» фольклор ансамбле чыгыш ясады.

Тынычлык йөгерешенең көнбатыш тармагын коорди­нацияләүче Николай Егоров безгә менә нәрсәләр сөйләде:
- Мин үзем Түбән Новгородтан. Безнең команда 10-15 кешедән формалашты .Тармаклар илебезнең Урал таулары, Идел, Байкалның әйләнә-тирәсе кебек гаҗәеп күркәм урыннары, Тын океан ярлары буйлап узачак. Халыкара факел эстафетасының максаты - җир йөзендә тынычлык культурасын, халыклар арасындагы дуслыкны, үзара аңлашу, бердәмлекне үстерү һәм яклау. 1987 елдан башлап мил­лионлаган һәвәскәр йөгерешчеләр дистәдәнартыкилдә булды 600000 километр, шул исәптән Русия терри­ториясе буйлап 220 000 километрга якын ара үтте. Быел йөгереш Евро­па, Африка, Азия, Америка һәм баш­ка илләр биләмәләре буйлап уза. Тынычлык факелы Төньяк полюста, Эльбрус тавының башында булды. Аны Мать Тереза, Далай-лама,королева Елизавета, принцесса Диана, пол Маккартни, Вячеслав Фетисов кебек һәм башка күренекле кешеләр үз кулларында тоткан. Тынычлык йөгереше идеясенең авторы - не­оиндуизм динен таратучы, җәмәгать һәм гуманитар эшлеклесе, музы­кант, рәссам, спортчы, тынычлык саклаучы, берләшкән милләтләр оешмасының штаб-фатирында мәгълүмат бүлеге мөдире була­рак, тынычлыкка һәм аһәңлеккә багышланган чаралар үткәргән Шри Чинмой.

Алла Кравченко, волонтер:

- Мин Ставропольдән. Тынычлык йөгерешендә өченче тапкыр катна­шам. Ижаудабашладым, җирдәты­нычлыкны спорт аша пропагандалау максаты белән Ульяновскига кадәр йөгерәм. Баш очында күк йөзе аяз булганда, яшәү мәгънәсе бар. Мин халыкара факел эстафетасында катнашуым белән бик бәхетлемен. Эстафетаның бурычларының бер­се - Тынычлык факелына теләгән һәркемгә кагылып карау, планетабыздагы барлык кешеләргә аһәңлек һәм бердәмлек теләкләрен белдерү мөмкинлеге бирү. Йөгерештә теләге булган һәркем катнаша ала. Сезне безнең янга кушылырга чакырабыз.
Ике район чигендә Эстафета факелын кабул итеп, урындагы спортчылар йөгерә башлады.


Валерий Фазылханов, Дүртөйле марафончысы, Тынычлыкйөгерешендә катнашучы:


- Тынычлык йөгереше янә шуны­сы белән дә кызыклы: ул олимпия стилендәге факел эстафетасы бу­лып тора. Аңа тынычлык идеалларын уртаклашучы кешеләр кушыла. Без аларны яклыйбыз.

Күренекле кешеләр тоткан факелга кагылган һәркем бар дөньяда дуслык һәм килешеп яшәү идеяләрен таратуга катнашлыкла­ры булу белән горурлана. Чөнки кайларда гына булмаган ул. Хәтта яшел планетабыз - Җир шарыннан читтә дә. 1996 елда космонавт Ген­надий Стрекалов Эстафета факелын космоска илткән һәм «Тынычлык» орбиталь станциясендә аны америка астронавтларына тапшырган.
Эстафетада катнашучылар Дүртөйледә тарих һәм туган якны өйрәнү музеенда булдылар, фронт­ка китүче солдатлар һәйкәленә чәчәкләр салдылар.
Тынычлык йөгерешенең район этабы Йосып - Әңгәсәк - Яңа Би­ектау - Дүртөйле - Иске Солтанбәк маршруты буйлап узды, аннан кат­нашучылар Чакмагыш районына юлланды.

Илдус ТИМЕРХАНОВ





















Читайте нас: