Юлдаш
-3 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Спорт
10 июль 2018, 02:00

ДҮРТӨИЛЕЛӘР - ҖИҢҮЧЕЛӘР

Июнь азагында Кушнаренкода “Зарница” хәрби-спорт уены үтте. Анда ярышларның төбәк этапларында җиңгән Баймак, Дүртөйле, Кыйгы, Федоровка, Яңавыл районнары һәм Күмертау, Октябрьский, Уфа шәһәрләре командалары катнашты.

Уен программасы бай иде. Бу - визитка, хәрби-тарихи викторина, хәрби әзерлек (автоматны сүтү-җыю, строй әзерлеге, гомумгаскәри саклану комплекты кию һәм салу, “Байракларга тигезлән” конкурсы), физик әзерлек, пневматик винтовкадан ату, көч таләп итә торган гимнастика, йөгерү, граната ыргыту, каршылыклар полосасын үтү, спорт ориентлашуы һәм тактик уен.

Ярышлар йомгаклары буенча Күмертау шәһәре, Дүртөйле һәм Кыйгы районнары командалары призлы өчлеккә керде. Алар кубоклар, Башкортстан Республикасы мәгариф министрлыгы медальләре һәм грамоталары белән бүләкләнде.

Фотода: Дүртөйле районы командасы җитәкчесе, тормыш иминлеге нигезләре укытучысы Мәгърүф Яхинга мәгариф идарәсе начальнигы Илнур Әхмәдиев диплом тапшырды.

















Читайте нас: