Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
19 июнь 2018, 02:00

СПОРТ ХӘБӘРЛӘРЕ, 18.06.2018

Благовар районы Языково авылында шосседа велоспорт буенча Башкортстан Республикасы кубогының дүртенче этабы үтте. Ун километрга узышта 2007-2008 ел­ларда туган үсмерләр арасында балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче Арсен Галләмов беренче урын алды. Тренер- укытучы - Әхтәм Муллахмәтов.

Мәдәният сараенда мәктәп һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар арасында шах­мат буенча турнир булды. Турнир тәҗрибәле остаз - Данил Куптараев җитәкчелегендә түгәрәк системасы буенча үткәрелде. Яшь зурлыгы буенча биш категориядә 100 дән артык катнашучы очрашты. Радмир Зарипов (балалар бакчалары), Настя Шамина, Наил Ишбулатов (1 сыйныфлар), Диана Латыйпо- ва, Иван Шамин (2-3 сыйныфлар), Зарина Хәбибуллина, Алмаз Сухов (4 сыйныфлар), Гөлшат Садыйкова, Аскар Шәйдуллин (5 сый­ныфлар) үз төркемнәрендә җиңүчеләр булды.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбенең универсаль залында өстәл теннисы буенча шәһәр һәм район беренчелеге узды. Айнур Довженко, Аделина Мостафина, Азалия Хәсәнова (5 нче мәктәп), Искәндәр Нургалиев (икенче лицей) үз яшь зурлыгы төркемнәрендә беренче урыннар яулады.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионы лапта буенча ярышларда катна­шучыларны - шәһәр һәм район гомум белем бирү мәктәпләренең җыелма командаларын җыйды. Очрашу нәтиҗәләре буенча, призлы урыннарны түбәндәге командалар үзара бүлеште: егетләр арасында беренче урынны - икенче лицей, икенче урынны - Семилетка авылы мәктәбе, өченче урынны беренче мәктәп алды. Кызлар арасында семилетка­лылар җиңү яулады, икенче лицей - икенче, дүртенче мәктәп өченче булды.

Агыйдел шәһәрендә гаилә командаларының Башкортстан Республи­касында Гаилә елына багышланган «Әти, әни, мин - спорт гаиләсе» дип исемләнгән җәйге фестивале булды. Командалар баскетболда, дартста, сикерүдә, җиңел атлетика эстафе­тасында, катнаш эстафетада ярышты. Анда безнең район данын Гыйззәтовлар гаиләсе яклады. Алар өченче урын алды.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр ике көнлек ярышларда - Уфада шосседа велоспорт буенча БР беренчелегендә катнашты. Утыз километрга узыш-критериумда Рифат Гыйлемханов иң яхшы вакыт күрсәтте. Линар Усманов икенче булды. Алдагы көнне үткәрелгән шундый ук узышта Линар Усманов беренче урын яулады, Рифат Гыйлемханов финишка өченче булып килде. Тренер-укытучы - Әхтәм Муллахмәтов.

Уфада җиңел атлетика буенча БР берен­челеге узды. Үз яшь зурлыгы төркемнәрендә 100 метрга йөгерүдә - Артур Кәлимуллин (өченче гимназия), 1500 метрга йөгерүдә Хәсән Фәттахов (икенче лицей) өченче при­зерлар булды. Тренер-укытучы - Алексей Киликаев. Якташыбыз Алина Сәетова 400 һәм 800 метр дистанцияләрдә иң яхшысы дип танылды.

Уфада Көрәш сәнгатенең беренче ачык Евразия үсмерләр уеннары һәм зурлар ара­сында барлык стильдәге карате буенча Русия Кубогы узды. Шулай ук «Бергә-бер көрәш буенча Евразия кубогы» (WCSA), ә Гала-финал программасы чикләрендә - WCSA PRO/AMA Fight Show «Combat Ring XXV» профессиональ көрәшчеләр шоуы булды.

Ярышлар айкидо, билбаулы көрәш, бар­лык стильдәге карате, киокусинкай, куллар көрәше, Тай боксы, тхэквондо (ГТФ) һәм башка дисциплиналар буенча, «Матч ТВ» федераль телеканалында трансляцияләнеп, «Салават Юлаев» хоккей клубы Спорт сараеның 10 мәйданчыгында бер үк вакытта үткәрелде. Дөньяның 20 иленнән һәм Русиянең 60 төбәгеннән биш меңнән артык спортчы, шул исәптән Юрий Архипов җитәкчелегендәге «Шотокан» клубында тәрбияләнүчеләр чы­гыш ясады. Безнең район исәбенә егетләр һәм кызлар 6 алтын, 5 көмеш һәм 15 брон­за медаль алып кайтты. Альберт Галимов, Валера Зурнаджан, Алмаз Мәнкиев, Бәкер Хәмәтдинов, Данис Вәлитов, Евгения Тазие­ва, Ислам Хәмидуллин, Динис Сәлимгәрәев аеруча нәтиҗәле чыгыш ясады.

Уфада производство ветераннары ара­сында өстәл теннисы буенча «Башнефть» АНК җәмгыяте кубогы узды. Беренче һәм өченче призлы урыннар безнең спортчылар Тәвис Хәйруллин һәм Рабис Бигновка бирелде. Гүзәл Габидуллина белән Валирик Фазылхановның актив катнашуы билгеләнде.

Районның спорт ветераннары Славян язмасы һәм мәдәнияте көненә багышланган Ачык республика Николо-Березовка ярымма- рафонында катнашты. Равил Шәйхетдинов, Валирик Фазылханов, Геннадий Ахмадул­лин яшь зурлыгы буенча үз төркемнәрендә призлы урыннар алды.




Читайте нас: