Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
9 апрель 2018, 02:00

ПРАГАДАН «АЛТЫН КАР БӨРТЕКЛӘРЕ»

Прагада кар юк, әмма безнең егетләр анда үзләре яулаган медальләрне күккә чөйсә әгәр... Әйткәндәй, барысын да үз тәртибе белән сөйлик.

PRAGUE OPEN KARATE CUP - күптән түгел «Цунами» спорт клубында тәрбияләнүчеләр булып кайткан халыкара турнир шулай атала иде.

Әлеге ярышларда Фудокан карате-до буенча Русия, дөресрәге, Башкортстан җыелма командасы составында безнең нибары алты спортчыбыз чыгыш ясады. һәм иң күп медальне нәкъ алар яулады. Үзегез уйлап карагыз - алты егеткә аларның 16 сы алтын, 2 се көмеш һәм 2 се бронза медальләр. Ничек инде, диясезме? Барысы да гади генә. Спортчыларның һәркайсы үз яшь зурлыгы категориясендә берничә төрдә чыгыш ясады. Мәсәлән, шәхси катада (катгый регламентлаштырылган формасы булган махсус күнекмә, анда барлык хәрәкәтләр дә катгый эзлеклелектә үтәлә), шәхси кумитеда (көрәш), команда катасында (анда өч спортчы катаны синхрон рәвештә башкара), энбуда (партнер белән күрсәтмә көрәш).

Әлеге турнир бөтенләй «яшь» әле, нибары берничә ел гына үткәрелә. Бу юлы Прагада җиде илдән: Чехия, Литва, Монголия, Бело­руссия, Русия, Украина һәм Словакиядән командалар очрашты.

Безгә әлеге турнирда чыгыш ясау әһәмиятле иде. Ул егетләр өчен үзенә күрә дебют булды. Әгәр Антон Сидоров белән Денис Минһаҗев дөнья чемпионатларын да кертеп, эре халыкара ярышларда берничә тапкыр җиңү яуласа, бу юлы алар «21+» зурлар категориясендә тәүге тапкыр чыгыш ясады. Башка егетләр өчен ул бар яклап та тулысынча беренче тапкыр булды. Безнең күптән инде чит илләрдә чыгыш ясаганыбыз юк иде, шуңа күрә Прагада алган тәҗрибә бәһалап бетер­гесез. Бер ай кала әзерлекне башлаганда күп нәрсә килеп чыкмады. Егетләр - афәрин, күнекмәләрдә алар бар көчкә тырышты һәм булдыра алмастайны диярлек эшләделәр, чөнки элек зур стартларга әзерлекне без дүрт ай кала башлый идек.

Нәтиҗәдә, үз яшь зурлыгы категорияләрендә: Андрей Меньшов (5 сыйныф, башкорт гимназиясе) команда катасында - алтын, шәхси катада - алтын, энбуда - алтын, Линар Муликов (6 сыйныф, дүртенче урта мәктәп) команда катасында

- алтын, энбуда - алтын, кихон-кумитеда

- алтын, шәхси катада - көмеш, Динис Ка­заков (8 сыйныф, икенче лицей) команда катасында - алтын, энбуда - алтын, шәхси катада - бронза, Динислам Сәетгәрәев (8 сыйныф, бишенче урта мәктәп) команда катасында - алтын, энбуда - алтын, шәхси кумитеда - бронза, Денис Минһаҗев (БДАУ магистратурасы студенты) команда катасын­да - алтын, энбуда - алтын, шәхси катада - көмеш, Антон Сидоров (клуб тренеры) шәхси катада, шәхси кумитеда, команда катасында, шәхси энбуда да - алтын яулады.



Сергей СИДОРОВ, клуб җитәкчесе


Читайте нас: