Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
1 февраль 2018, 02:00

ИҢ ЕЛГЫР ҺӘМ ЗИРӘКЛӘР

Иванай паркы
территориясендә мәктәп уку­чылары арасында спорт ори­ентлашуы буенча район ярыш­лары узды.
Билгеле булуынча, спортның бу төрендә спортчы алдына билгеле бер урын картасында күрсәтелгән дистанци­яне барысыннан да тизрәк үтүмәсьәләсе куела. Шуңа күрә катнашучыларның шәхси кирәк-ярак исемлеге компас, карта өчен өстәл, чаңгы инвентаре һәм, әлбәттә, һаваторышынаярашлы киемнән тора иде.
Стартка шәһәр, авыл мәктәпләреннән 100 яшь ориентлашучы, шулай ук бала­лар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәге командасы - 2000-2006 елгы егетләр һәм кызлар чыкты.
Шәхси беренчелектә үз яшь зурлы­гы төркемнәрендә беренче урыннар­ны Данил Шабашов (икенче лицей), Рушан Каһарманов (беренче мәктәп), ИлвирӘхмәтҗанов (Иске Баеш мәктәбе), Валерия Сәлимьянова (Миядек урта мәктәбенең Ярмия филиалы), Динара Ногманова (икенче лицей), Валерия Иргубаева (Иванай мәктәбе) яулады.
Команда зачетында җиңү икенче ли­цейга (тренер - А.Яхина) елмайды. Иванай урта мәктәбе командасы беразга гына калышты (тренер - М.Яхин), өченче урынны Иске Баеш мәктәбе (тренер - РЗиннәтуллин) алды.


Читайте нас: