Юлдаш
+2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
11 гыйнвар 2018, 02:00

СПОРТ

Екатеринбургта «Европа кубо­гына» спортның көч төрләре буенча ярышлар узды. Якташыбыз Денис Ваһапов 270 килограмм нәтиҗә белән классик авыр атлетикада 100 килограммга кадәр гәүдә авырлыгы категориясендә җиңү яулады һәм абсолют зачетта бишенче булды. Яңа ел алдыннан Әлмәттә пауэр­лифтинг буенча ачык шәһәр кубогы узды, анда Денис Ваһапов классик авыр атлетика номинациясендә яңа шәхси ярыш рекорды куйды. Аның нәтиҗәсе - 98,3 шәхси гәүдә авырлы - гында280килограмм. Бу Денисның үткән елдагы унынчы җиңүе.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүчеләр үсмерләр арасында самбо буенча Нефте кама шәһәрендә узган, Тимур Шакиров истәлегенә багышланган төбәк турнирында катнашты. Үз яшь зурлыгы төркемнәрендә һәм гәүдә авырлыгы категорияләрендә егетләр призерлар булды: беренче урын Алмаз Хасбурановта (Ива­най мәктәбе), икенче урыннарны Әмир Шөрифуллин (башкорт гим­назиясе) һәм Артем Байрашевский (дүртенче мәктәп) яулады. Тимур Галимов, Филүс Әхмәтов, Линар Әхмәтов (Иванай мәктәбе) һәм Ал­маз Нәсибуллин (дүртенче мәктәп) өченче призерлар булды. Тренер- укытучылар - Денис Мәхмүтов һәм Айнур Әюпов.
Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә шәһәр һәм районның зур яшьтәге кешеләре арасында йөзү буенчаярышларузды.Үзяшьзурлыгы төркемнәрендә Инсаф Гыйндуллин, Илвир Фәттахов, ШамилҖиһаншин, Ринат Назаров, Сәлихҗан Йосыпов җиңүчеләр булды.
Яңа елның тәүге көннәре чагу спорт вакыйгалары белән билгеләнде. Аларның берсе Нефтекамадагы «Варяг-спорт» марафо­ны, анда безнең спортчылар чыгыш ясады. Илдус Нуртдинов абсолют зачетта өченче урын алды. Спорт ветераны Валирик Фазылханов ак­тив катнашты.

Читайте нас: