Күптән түгел дүртөйлеләр Иванай паркында чаңгы сезонын ачуга җыелды. Чараны оештыручылар - яшьләр белән эшләү, физик культура, спорт һәм туризмны үстерү бүлеге. Чаңгы узышларын яратучыларны район хакимияте башлыгы Ринат Хәйруллин котлады, сәламәтлек, тормышларында уңышлар һәм спорт ярышларында җиңүләр теләде. Яшь зурлыгы буенча дүрт төркемдә ярыштылар: хатын-кызлар - 3, ир-егетләр 5 километрга.
Җиңүчеләр: Вероника Захарова (17 яшькә кадәр), Алеся Яхина (35 яшькә кадәр), Фәридә Әюпова (45 яшькә кадәр) Люция Фазылова (45 яшьтән башлап), Тимур Хазиманов (17 яшькә кадәр), Артем Сәхибгәрәев ( 35 яшькә кадәр), Альберт Чурмантаев (45 яшькә кадәр) һәм Геннадий Ахмадуллин (45 яшьтән башлап).
Чаңгы сезоны ачык, спортның кышкы төрләрен яратучыларны алдагы айларда матур чаралар көтә.