Юлдаш
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Спорт
14 декабрь 2017, 02:00

БЕЗНЕКЕЛӘР ПРИЗЕРЛАР!

Уфа балалар филармониясендә «Алтын медаль» II Халы­кара конкурсы узды. Аның учредительләре һөм оештыру­чылары - «Карат» балалар теа­тры» оешмасы, «Афәрин, бала­лар!» яшь талантларның иҗади берлеге.

Башка мәдәнияткә, дингә, традицияләргә һәм йолаларга тирән ихтирамны, төрле халыклар арасын­дагы бәйләнешләрдә төп принциплар булган үзара аңлашу, толерантлык, күршеләрчә дус мөнәсәбәтләрне пропагандалау; иҗади аралашу аша төрле халыклар арасындагы дус­лык җепләрен ныгытырга, этникара мөнәсәбәтләрне гармонизацияләргә омтылу; милли мәдәниятләрне, телләрне, традицияләрне һәм гореф- гадәтләрне саклау һәм пропагандалау - фестиваль-бәйгенең максатлары һәм бурычлары шундый.

Конкурс берничә номинация буенча узды. «Хореография» номинациясендә Балалар һәм үсмерләр иҗатын үстерү үзәгенең«Светлячок» бию коллективын­да шөгыльләнүчеләр актив катнашты. «Пималар» мода театры (кече төркем) һәм эстрада «Татар биюе» (кече төр кем) светлячоклыларга җиңү китерде, бу постановкалар белән алар I дәрәҗә лауреатлар булды. Шулай ук әлеге берләшмәдә шөгыльләнүче Чулпан Ха­ликова «Күбәләкочышы» классикбиюе белән чыгыш ясады (уртанчы төркем) һәм III урын алды, Азалия Заһидуллина белән Ильяс Сәхиповхалыкстилендәге «Кадриль» биюен парлап башкарып (уртанчы төркем), шулай ук III урынга лаек булдылар.







Читайте нас: