Юлдаш
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
13 декабрь 2017, 02:00

ФӘҮЗИ ЗӘИЛАЛОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ

ФӘҮЗИ ЗӘИЛАЛОВ ИСТӘЛЕГЕНӘ

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе һәм шәһәр Мәдәният сарае спорт залла­рында «Чакмагышнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең беренче начальнигы Зәйлалов Фәүзи Хәмәдияр улы истәле­генә Нефтьчеләр кубогына во­лейбол буенча чираттагы тур­нир булды. Анда, һәрберсе үз уенчыларының осталык дәрәҗәсе яхшы үскән булуын күрсәтүче, сигез команда кат­нашты.

Турнирның финал өлешен­дә уеннар соклангыч һәм көчергәнешле булды. «Баш- нефть-Добыча» җәмгыятенең «Чакмагышнефть» нефть һәм газ чыгару идарәсе һәм «Баш- нефть-Логистика» җәмгыяте командалары очрашты. Без­нең уенчылар тәүге партиядә калышып, икенчесендә реванш алуга иреште. Җиңү өчен алар- га кул суз ым ы ара гына җитми калды. Өченче партиядә, 10:8 исәбендә булып, алар 13:15 кә калышты. Кубокны Нефте ка­мадан «Башнефть-Логистика» җәмгыяте яулады. «Чакмагыш­нефть» нефть һәм газ чыгару идарәсенең яңартылган ко­мандасы икенче булды. Өчен­че урында - шәһәр яшьләренең җыелма командасы, дүртенче урында - ветеран-нефтьчеләр. Барлык финалистларга да дипломнар һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

Турнир, оештыручылар фикеренчә, уңышлы булды. Ул барлык катнашучыларга да ошады.



Таһир ЯКУПОВ, «Чакмагышнефть» нефть һәм газ

чыгару идарәсенең профсоюз оешмасы рәисе .





Читайте нас: