Юлдаш
+21 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Спорт
24 ноябрь 2017, 02:00

СПОРТ ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбе стадионында гер спорты буенча ачык турнир оештырылды. Үз авырлык категорияләрендә Максим Соколов, Алексей Шухтуев (дүртенче мәктәп), Тимур Зәйнетдинов, Илһам Рәхмәтов, Артур Шараев (күппрофильле колледж), Альмир Хөснияров (Әсән мәктәбе), Эльдар Хаков (Иванай мәктәбе) җиңүчеләр булды. Кызлар 8 килограммлы гер күтәрүдә көч сынашты. Алсу Солтанова (Иске Баеш мәктәбе) җиңү яулады.

Мәктәп укучылары арасында шахмат буенча ачык турнир Мәдәният сараенда үтте. Яшь зурлыгы буенча үз төркемнәрендә Денис Гыймалтдинов (беренче мәктәп), Булат Җиһангиров (башкорт гимназиясе) беренче урыннарга чыкты.

Балалар һәм үсмерләр спорт мәктәбендә Рабис Ситдиков истәлегенә багышлап, өстәл теннисы буенча беренчелек булып үтте. Ярышлар спонсорлар Илнур Имамов һәм Илһам Халиков ярдәме белән уздырылды. Турнирның җиңүчеләре: Илназ Хөрмәтуллин (өченче гимназия), Айгөл Шафикова (башкорт гимназиясе), Камил Галәветдинов (бишенче мәктәп), Розалина Гәрәева (Әсән авылы), Рубин Әхмәдуллин, Илмира Шәрифгалиева һәм Владислав Ольшанников.
Читайте нас: