Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
САЙЛАУ
19 сентябрь 2019, 02:00

Дөрес дип табылган

Шушы көннәрдә район территориаль сайлау комиссиясенең сайлау кампаниясе йомгаклары буенча киңәшмәсе үтте.


Шушы көннәрдә район территориаль сайлау комиссиясенең сайлау кампаниясе йомгаклары буенча киңәшмәсе үтте. Аның эшендә район хакимияте башлыгы Риф Йосыпов катнашты. Ул сайлаулар уңышлы үтте, сәяси планда зур эш башкарылды һәм бу, шул исәптән территориаль сайлау комиссиясе әгъзаларының да тырышлыгы, дип билгеләде. Район җитәкчесе шулай ук сайлауларга килү күрсәткече яхшы гына булуы турында әйтте.

Барлык шушы фактлар ары таба муниципалитетның социаль-икътисади хәлен яхшырту файдасына, шул ук вакытта кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуга эшләргә тиеш. “Сайлаулар күрсәтүенчә, халык безгә һәм сайланган республика Башлыгына ышана”, - диде ул.

Сайлау кампаниясен әзерләүдә һәм үткәрүдә намуслы эшләгән һәм югары һөнәри осталык өчен территориаль сайлау комиссиясенең һәм участок сайлау комиссияләренең берничә әгъзасынахакимият башлыгы почет грамоталары тапшырды. Бүләкләнүчеләр исәбендә: территориаль сайлау комиссиясе рәисе Илһам Шәйнуров, 1804, 1815, 1843 нче участок сайлау комиссияләре рәисләре Динар Нәбиев, Айгөл Хәсәнова, Ленар Яримов, 1802 нче участок сайлау комиссиясе рәисе урынбасары Роза Логинова, 1830,1869нчы участок сайлау комиссияләре секретарьлары Илвера Исхакова һәм Резеда Ситдикова.

“Районда сайлаулар яхшы оештыру дәрәҗәсендә, тыныч һәм шикаятьләрсез үтте”, - дип аңлатма бирде территориаль сайлау комиссиясе рәисе һәм үз чыгышында бу хакта җентекләп, саннар китереп, сөйләде. Сайлаучылар исемлегенә кертелгән районда яшәүчеләрнең 75,29 проценты 69 сайлау участогында тавыш биргән. Үзләренең сай­лау хокукларын гамәлгә ашыручыларның 87 проценты республика Башлыгы вазифасына кандидат буларак, Радий Хәбиров файдасына тавыш биргән.

Өстәмә сайлаулар нәтиҗәләре буенча, район Советына Нәсимә Ибатуллина - мәгариф идарәсе начальнигы һәм Вадим Әмиров - “РН Транспорт” ООО Дүртөйле филиалы җитәкчесе - депутат мандатлары алды. Авыл биләмәләрендә барлык 137 депутат мандаты да биләнгән.

Үткәрелгән сайлау кампаниясе йомгаклары буенча участок сайлау комиссияләренең 6 әгъзасы югары инстанциянең почет грамо­талары белән бүләкләнде. Алар 1799,1849 нчы участок рәисләре Наил Бикмурзин һәм Радик Шәйдуллин, 1819, 1838 нче участок рәисе урынбасарлары Аида Сәрварова һәм Лариса Саяпова, 1834, 1863 нче участок секретарьлары Изольда Апкадырова һәм Нәсимә Фәррахова.






Читайте нас: