Юлдаш
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
САЙЛАУ
11 сентябрь 2018, 10:00

Сайлаулар.

Битараф түгелләр...

Безнең гражданнарның сәяси активлыгы югары дип әйтеп булмый. Башкортстанда республиканың законнар чыгару җыелышына сайлауларда, якынча мәгълүматлар буенча,
47,11 процент сайлаучылар катнашты, дип хәбәр итте БР Үзәк сайлау комиссиясе секретаре Марина Долматова. Безнең район буенча бу күрсәткеч шактый югары - 74 проценттан артык.

Район үзәгендә иң зур сайлау участогы В.Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә урнашкан, биредә 1699 сайлаучы теркәлгән. Шуны әйтергә кирәк, 8 сәгать 45 минутка 170 кеше тавыш биргән иде инде. Ә иң беренчеләре участок ишеге янына 7.30 сәгатьтә үк килгән, алар эшкә ашыгучылар. Аннары, аларны иң җаваплылар, безнең уртак язмышыбызга битараф булмаган кешеләр дияргә мөмкин.


Якты киләчәк өчен

Якташларыбызның сайлаулар вакытында үз гражданлык бурычын үтәүгә җитди каравы куанычлы, әлбәттә. Узган якшәмбедә Башкортстан Республикасы алтынчы чакырылыш Дәүләт Җыелышы - Корылтайга депутатлар сайлаганда да алар югары активлык күрсәтте. Чишмә авылы мәдәният йорты бинасында урнашкан 1830 нчы сайлау участогында, мәсәлән, көндезге сәгать 12 гә барлык сайлаучыларның 56 проценты күңелләренә хуш килгән кандидатлар өчен тавыш биреп өлгерде дә инде. Сайлауларда беренче тапкыр катнашучы яшь сайлаучылар Илнур Әхмәдиев, Руслан Мәрһәмов һәм Ләйсән Муллаянова да сайлау участогына иртән иртүк килеп үз тавышын бирде. Без анда баргач яшь гаилә пары Резеда һәм Айрат Сибәгатуллиннарны фотосурәткә төшереп алдык. «Туган Башкортстаныбызның киләчәге якты һәм матур булуына өметләнәбез, чөнки үзебезнең наказларны үтәрдәй лаеклы кандидатлар өчен тавыш бирдек», - дип әйтте алар.


АКТИВЛЫК КҮРСӘТТЕЛӘР

Иртәнге сәгать тугызга 1810 һәм 1815 нче сайлау участокларында исемлектә торган сайлаучыларның 3 процентлабы тавыш биргән иде. Ә күрше тулай торакта урнашкан уча-стокта бу вакытка сайлаучыларның 10 проценттан күбрәге килгән. Участок сайлау комиссиясе рәисе Фәйрүзә Шәйхетдинова сүзләренә караганда, участокка беркетелгән электорат иртән бик актив булган.
Югарыда телгә алынган барлык өч участокка көн дәвамында сайлаучылар килеп кенә торды. Төш вакытында гына бераз азайдылар.
Сайлаучылар арасында беренче тапкыр тавыш бирүчеләр дә бар иде. Аларның берсе - Салават Гәрәев. Без аны истәлекле бүләк һәм Башкортстан Республикасы Үзәк сайлау комиссиясе хатын тапшырганда фотога төшереп алдык.


ӨЧ БУЫН САЙЛАУЧЫЛАР

Күккуян авылында урнашкан 1831 нче сайлау участогына сайлаулар көнендә күпләр гаиләләре белән килде. Андыйлар арасын­да быел өченче буын сайлаучы барлыкка килгән Исмәгыйловлар гаиләсе дә бар. Исмәгыйловларның иң өлкәне - Рзиф абыйга 86 яшь. Ул авылда билгеле кеше - танылган механизатор. Рзиф Исмәгыйловның гомуми хезмәт стажы 51 ел, шуның 44 елын ул урын­дагы колхозда тракторчы булып эшләгән. Заманында механизатор югары производство күрсәткечләренә ирешкән һәм III дәрәҗә Хезмәт Даны, «Почет Билгесе» орденнары белән бүләкләнгән. Бабай илдә барган бөтен вакыйгаларга үзенең катнашлыгы бар, дип тоя, шуңа да һәрвакыт сайлаулар­да катнашырга һәм үзеңнең гражданлык бурычыңны үтәргә кирәк дип исәпли. Бу юлы да үз ихтыярын белдерү өчен участокка үзе килгән, бәхеткә сәламәтлеге һәм кәефе моңа мөмкинлек бирә. Урта буын Исмәгыйловларга уллары Илнур йөзендә “кайнар ноктада” булырга туры килгән - ул беренче Чечен сугышында катнашкан. Аның кызы Карина, Пермь краеның Чайковский шәһәрендәге медицина колледжы студенты, әлеге сай­лауларда үзенең хокугыннан беренче тап­кыр файдаланды. Бу уңайдан аны сайлау комиссиясе әгъзалары котлады һәм кечкенә бүләк тапшырды. Ул шулай ук БР Үзәк сайлау комиссиясеннән хат-мөрәҗәгать алды.


Авылның янә өч яшь кешесе сайлауларда тәүге тапкыр катнашты. Билгеле, аларны да участок сайлау комиссиясе әгъзалары аерым тәбрикләде. Ә иң өлкән сайлаучыга озакламый 100 яшь була, ул 1919 елда туган. Аның янына комиссия әгъзалары күчмә урна белән үзләре барды.

Көз ае һәм шәхси ярдәмчехуҗалыкларда үстерелгәнне җыеп алу буенча кызу эш мәле булуын исәпкә алып, авыл халкы гражданлык бурычын хуҗалык мәшәкатьләре башланган­чы үтәргә тырыша. Шуңа да күпләр участокка ул рәсми ачылганчы килеп тора. Кәндезге сәгать 12 гә теркәлгән 508 кешенең 214 е тавыш биргән иде инде.

Репортажны В. Кашапова, И. Тимерханов, Р. Әхмәтнурова, Р. Саматов алып барды






Читайте нас: