Юлдаш
-3 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
14 декабрь 2021, 15:20

Герой истәлеген хөрмәтлибез

9 декабрьдә Русиядә Ватан Геройлары көнен билгеләделәр. Әлеге истәлекле дата 2007 елның февралендә Русия Фе­дерациясе Федераль законы тарафыннан Советлар Союзы һәм Русия Федерациясе Геройлары, Изге Георгий һәм Дан орден­нары кавалерлары, шулай ук яу яланында гына түгел, гражданнар тормышында да кыюлык, батырлык күрсәткән барлык кешеләр хөрмәтенә билгеләнде.

Герой истәлеген хөрмәтлибез
Герой истәлеген хөрмәтлибез

 Бик күп дүртөйлеләр фронтта кан койган, илебезне немец-фашист илбасарларыннан саклап, үз гомерләрен биргән, алар арасында Советлар Союзы Герое Василий Николаевич Горшков та бар. Аның турындагы истәлекне якташлары кадерләп саклый.

Ватан Геройлары көнендә Василий Горшков бюсты урнаштырылган һәм аның исемен йөрткән кинотеатр янында тантаналы митинг булды. Анда Геройның бертуган апасы Мария Николаевна Андреева, туганы Алексей Коровин, хәрби хезмәт ветераннары һәм мәктәп укучылары катнашты. Дүртөйле шәһәре, Дүртөйле һәм Илеш рай­оннары хәрби комиссары Илгиз Баһаветдинов митингка килүчеләргә батыр якташыбызның хәрби юлы турында сөйләде.

Ә Алексей Александрович чарага җыелу­чыларга мөрәҗәгать итеп, Герой турында истә­лекне кадерләп саклаганнары өчен, Василий Горшковның туганнары дүртөйлеләргә рәхмәтле булуын белдерде.

Ул көнне Башкортстан Республикасы Дәүләт җыелышы - Корылтай депутаты Николай Хорошиловка үз сайлау округындагы сайлаучыларның сорауларын хәл итүдә булышлык күрсәткән һәм актив тормыш позициясе өчен, «Арт-студия» җитәкчесе Фәрит Галләмовка Герой һәйкәлен реконструкцияләүне оештыруда актив катнаш­кан өчен район хакимиятенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Тантаналы митингтан соң, запастагы граж­даннар белән хәрби сборлар үткәрү йомгак­лары буенча, район хакимиятенең Рәхмәт хатлары белән бүләкләү булды. Аларны во­дитель-экспедитор Рөстәм Нурлыгаяновка, «Башкиравтодор» җәмгыяте водителе Рамил Даяновка, бишенче урта мәктәп директоры Илшат Синигатовка, башкорт гимназиясе укыту­чысы Раил Нәсибуллинга, Иванай урта мәктәбе директоры Ленар Хәмидуллинга, Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре МУП слесарь- ремонтчысы Нияз Шәяхмәтовка, «Коммуналь­ник» МУП хезмәтчәне Риназ Гыйлемҗановка, сатучы-консультант Вадим Талашмановка, Дүртөйле электр һәм җылылык челтәрләре МУП электрогазосварщигы Айдар Исламгуловка, «Дүртөйлеводоканал» муниципаль-унитар предприятиесе слесарь-ремонтчысы Рафаэль Димөхәммәтовка, Аскер Зөбәйдуллинга тап­шырдылар.  

Автор:Виолетта Хуснуллина
Читайте нас: