Юлдаш
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Җәмгыять
6 декабрь 2021, 12:05

Дуслык һәм мәрхәмәтлек турында

10 яшьлек Сесиль әнисе белән бергә Париждан шәһәр читенә күченә. Яңа урында ул дуслар таба алмый. Бер мәл авылда сукбайлар циркы барлыкка килә, Поли кушаматлы пони аның төп йолдызы була. Ул Сесильнең дусты­на әверелә дә инде.

Дуслык һәм мәрхәмәтлек турында
Дуслык һәм мәрхәмәтлек турында

 Циркта Полига карата начар мөнәсәбәттә булула­рын кыз очраклы рәвештә белә һәм аны коткарырга ниятли. Дуслар качып китә. Әлбәттә, алар артыннан явыз кешеләр куа...

Василий Горшков исемендәге Яшьләр үзәгендә сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балаларга карау өчен түләүсез   оештырылган фильм шушы ике дусның маҗаралары турында булды. Ул традицион чарага әверелде инде. Мәдәният хезмәткәрләре ел саен Халыкара инвалидлар көне алдыннан үзенчәлекле балалар өчен шундый мультипликацион, балалар һәм гаилә фильмнары күрсәтүне оештыра.

Ул көнне кинотеатр залына шәһәрдәге инвалид балалар, социаль приютта тәрбияләнүчеләр җыелды. Мондый чарага ел саен диярлек килгән инвалид бала­лар һәм картлар өчен йорт-интернатта тәрбияләнүчеләр дә тамашачылар булды. Алар бигрәк тә кая да булса сәфәр кылуны түземсезләнеп көтә.

Дуслык һәм мәрхәмәтлек турындагы дулкынландыргыч фильмны, ике сәгать дәвам итүенә карамастан, чарага җыелучылар зур канәгатьлек белән карады. Үзенчәлекле, балаларның әниләре һәм тәрбиячеләр: «Яхшы картина караудан балалар гына түгел, без үзебез дә рух күтәренкелеге алдык,  рәхәтләнеп ял иттек», - дип  чараны оештыручыларга рәхмәт белдерде.  

 

 

Автор:Резеда Ахматнурова
Читайте нас: